1 сентябрь – Белем көне
Хөрмәтле педагоглар! Кадерле мәктәп укучылары һәм студентлар!
Чын күңелдән сезне яңа уку елы башлануы уңаеннан котлыйм!
Быел 131 меңнән артык укучы өчен мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узачак. Шуларның 13 меңнән артыгы парта артына беренче тапкыр утырырга җыена. Шулай ук көллиятләр һәм техникумнарның 25 мең студенты, вузларның 40 мең студенты булачак һөнәрләренең серләрен үзләштерүгә керешәчәкләр.
Ульяновск өлкәсендә без балаларга укырга уңайлы һәм кызыклы булсын өчен белем бирү оешмаларында принципиаль яңа шартлар булдырырга омтылабыз. Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча масштаблы программаны дәвам иттек. Ульяновск шәһәрендә, Барыш, Майна, Николаевка, Павловка һәм Мәләкәс районнарында сигез учреждение яңартылачак. Тагын өч мәктәпне 2024-2025 еллар дәвамында яңарту күздә тотыла. Моннан тыш, тагын 5,5 мең өстәмә белем бирү урыны булдырылачак. Төбәгебез территориясендә шулай ук 14 яңа “Үсеш ноктасы” үзәге, өч мәктәптә “Кванториум” технопаркы һәм “IT-куб” балаларга цифрлы белем бирү үзәге пәйда булачак.
Безнең максатыбыз көллиятләр һәм техникумнарны заманча һәм динамикалы учреждениеләр итүдән гыйбарәт, алар югары квалификацияле белгечләр әзерләү үзәкләренә әверелергә тиеш. “Профессионалитет” федераль проекты моңа сизелерлек дәрәҗәдә булышлык итә, ул студентлар белән эш бирүчеләрне белем алу этабында ук инде берләштерә. Бездә “Авиация төзелеше”, “Авыл хуҗалыгы”, “Радиоэлектроника”, “Сәнгать һәм креативлы индустрия”, “Машина төзелеше” юнәлешләре буенча биш кластер булдырылды. 2025 елда “Тимер юл транспорты” юнәлеше буенча да аерым кластер эшли башлар дип көтелә.
Хөрмәтле педагоглар, нәтиҗәле хезмәтегез өчен һәркайсыгызга рәхмәтемне белдерәм! Сезнең бәһасез тәҗрибәгездән һәм хезмәтне яратуыгыздан башка бер генә, хәтта иң заманча җиһаз да үсеп килүче буынга файда китерә алмаячак. Сез бөтен күңелегезне укучыларыгызга биреп, һәркайсында белем алу һәм омтылышлар чаткысы кабызасыз.
Кадерле мәктәп укучылары һәм студентлар, әлеге ел сезнең өчен ачышлар ясау, мавыктыргыч белем алу һәм онытылмас тәэсирләр вакытына әверелсен. Һәр дәрес сезгә танып белү шатлыгы китерсен, ә уку көннәре уңышлар һәм илһам белән тулып торсын.
Кадерле дуслар! Сезгә зур җиңүләр һәм яңа офыклар телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.