Владимир Путин мәчеткә Коръән китабы бүләк итте
Россия Президенты Владимир Путин Грозный шәһәренең Гайсә пәйгамбәр исемендәге мәчетендә булды һәм мөселманнарга кулдан эшләнгән Коръән китабын бүләк итеп тапшырды.
Гайсә пәйгамбәр исемендәге мәчетне 2020 елның июнендә төзи башлыйлар. Аллаһы йорты II нче меңьеллык башындагы урта азия архитектурасы стилендә төзелгән. Гаҗәеп күркәм бина 20 метр биеклектәге дүрт порталдан һәм 52шәр метрлы дүрт манарадан гыйбарәт. Мәчетнең фасады яшел гранит белән эшләнгән һәм төрле төстәге ташлар, Коръән аятьләре белән бизәлгән. Ике катлы гыйбадәтханәдә берүк вакытта биш мең кеше намаз укый ала.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм төбәк мөфтие Сәлах Межиев Владимир Путинга “Чечня Республикасының мактаулы гражданины” таныклыгын тапшырдылар. Россия дәүләте башлыгы, үз чиратында, мәчеткә кулдан эшләнгән кыйммәтле тышлыклы Коръәни-Кәрим китабын бүләк итеп тапшырды. Путин Чечня мөфтиенә фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Россиядә дин әһелләренең роле бик тә мөһим булуын билгеләп үтте. Алар күп милләтле дәүләтебезне ныгытучы кыйммәтләрне күз карасыдай кадерләп саклыйлар, диде Президент.