Туган ил хакына утларга кергәннәр
Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән Исхак Хайретдинов белән Фатыйма Гиматова - классташлар. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар икесе дә фронтка китә. Мәктәптә укыган вакытта ук бер-берсенә гашыйк булган ике яшь йөрәк хатлар язышалар һәм 1945 елның көзендә гаилә корып җибәрәләр. Әфган сугышының утлы юлларыннан узган уллары Гакыйль фронтовик әти-әнисенең дәүләт бүләкләрен, хатларын һәм истәлекләрен олы ядкарь итеп кадерләп саклый.
Исхак Зәйнулла улы 1923 елда урта хәлле крәстиән гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елда унтугыз яшьлек егетне Саратов пехота училищесына өч айлык курсларга укырга җибәрәләр. Кече лейтенант Хайретдинов Ленинград фронтында фашистларга каршы батырларча сугыша. Ике тапкыр яраланып, госпитальдә ята. Төньяк башкала өчен каты бәрелешләрнең берсендә авылдашы Габдулхак Галиевны очрата.
“Әтиебез сугыш турында сөйләргә бөтенләй дә яратмый иде. Ач булганнар, бер кисәк ипигә тилмергәннәр. 200 грамм ипине бер атна ашап җан асраулары турында күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләгәне бар”,- ди улы Гакыйль Хайретдинов.
Ленинград блокадасын өзгәннән соң, лейтенант Хайретдиновны Балтыйк буе фронтына, Финляндия юнәлешендә җибәрәләр. Әтием мукшы телен яхшы белгәнгә, финнар белән иркен аралашкан, ди Гакыйль абый. Бөек Җиңү көнен ул укчылар полкының пулемет взводы командиры сыйфатында каршылый. Аннары офицер буларак Ерак Көнчыгышка, япон милитаристларына каршы сугышырга китә. Әмма билгеләнгән ноктага барып җитә алмый, чөнки андагы сугыш та җиңү белән тәмамлана.
Немец-фашист илбасарларына каршы сугышта батырлык һәм тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән өчен Исхак Зәйнулла улы Кызыл Йолдыз ордены һәм “Ленинградны оборонада тоткан өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” дип аталган медальләр белән бүләкләнә.
Фронтовик бөтен гомерен тырыш һәм намуслы хезмәткә багышлый. “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында озак еллар шофер булып эшли.
Фатыйма Гиләч кызы да 1923 елда дөньяга аваз сала. Ул сугышка кадәр мәктәпне тәмамлап, Ульяновск татар педагогия училищесында белем алырга һәм авыл мәктәбенә кайтып эшкә урнашырга да өлгерә. Фатыйма апа үзенең истәлекләр дәфтәрендә болай дип яза:
“Бөек Ватан сугышы башланганда Иске Кызылсу урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли идем. Әтиебез Гиләч Гиматов авыл Советы рәисе вазыйфаларын башкарды. Тиздән ул доброволец булып фронтка китте. Шуннан соң биш кешедән торган гаиләбез минем карамакта калды. Политрук итеп билгеләнгән әтиебез Курск дугасындагы сугышта катнашып, контузия алды һәм 1942 елның башында комиссовать ителеп өйгә кайтты. Шулай итеп фронтта безнең гаиләдән беркем дә калмады бит. Ә явыз дошман һич тә чигенергә җыенмый. Шуны исәпкә алып, үз теләгем белән, ягъни доброволец булып сугышка киттем.
1942 елның ахырында солдат формасын кидем. 174 нче аерым зенитчылар дивизионы карамагындагы частькә барып эләктем. Башта безнең частебез Бобруйск тирәсендә торды, анда шәхси составыбызның шактый өлешен югалттык. Шуннан соң командование безне яңадан Ульяновск шәһәренә җибәрде. Өч батарея белән пулемет ротасына Ульяновскиның тимер юл күперен дошманнан саклау бурычы йөкләнгән иде. Солдатлар белән хәрби припасларны фронтка китүче эшелоннар шушы күпер аша уздылар. 1 нче батарея составында элемтәче-разведчик булып хезмәт иттем. 1943 елның җәендә бу якларга немецларның “Хенкель-111” разведчик самолеты берничә тапкыр очып килде. Биредә миңа ефрейтор званиесе бирделәр һәм үрнәкле хезмәт иткән өчен командование рәхмәт белдерде. 1944 елның январенда безнең частьне действующий армиягә керттеләр. Совет гаскәрләре шәһәрләр һәм авылларны бер-бер артлы азат итеп, көнбатышка таба атладылар, без дә алардан калышмадык.
1944 елның зәмһәрир суык көннәрендә безне Куйбышев өлкәсенең Чапаевск шәһәренә күчерделәр. Биредә Җиңү көнен якынайту өчен бик тә кирәкле булган күп кенә хәрби заводлар урнашкан иде. Аннары безгә Украинаның Днепропетровск, Запорожье, Никополь шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнашырга туры килде. Молдавиянең Рыбницы шәһәрендә Днестр елгасы аркылы салынган күперне сакладык. Әлеге район дошманнан инде азат ителгән булса да, немец бомбардировщиклары еш килеп йөрделәр. Бомбардировка вакытында постта басып торучы дус кызым һәлак булды. Без елга сыман аккан кеше канын, юл буенда аунап яткан солдат мәетләрен үз күзләребез белән күрдек. Шулай бервакыт концлагерьга ябып куйган кешеләрне чыгарырга бардык. Хатын-кызларның чәч толымнарын төбенә кадәр кисеп ташлаганнар, аннары газ тутырган мунчага кертеп җибәргәннәр... Фашистлар бернәрсәдән дә чирканып тормаган шул. 1945 елның башында Польшаның Альтберцне җирлегенә барып җиттек. Освенцим шәһәрендә булып, совет кешеләрен җәзалап үтергән концлагерьны кереп карадык.
Без - дүрт кыз - Голубева, Храменкова, Подкладкина һәм мин һәрвакытта да күзәтү пунктында булдык. Мине шул кызларга җитәкче итеп билгеләделәр. Фронттан 15 чакрым ераклыкта урнашып, һаваны да, җирне дә көне-төне күзәттек. Чит җирләрдә әйтеп бетергесез авыр һәм куркыныч, шомлы иде. Бөек Җиңү көнен кырда каршыладык. Шатлык-сөенечебезнең иге-чиге юк иде. 1945 елның 25 июлендә барыбызны да туган якларыбызга кайтарып җибәрделәр. Өйгә, якыннарым янына 7 августта кайтып җиттем. Иң газиз кешеләрем белән күрешү мизгелләре бүгенгедәй күз алдымда.
Ә 1 сентябрьдә мәктәпкә эшкә чыктым инде. Облоно приказы белән мине Иске Кызылсу урта мәктәбенә башлангыч класс укытучысы итеп билгеләделәр. 1975 елга кадәр авыл балаларына белем һәм тәрбия бирдем.
Полкташларым белән хатлар язышабыз, очрашабыз. Киевта һәм Ульяновскида безнең частебезнең оргкомитеты бар, менә ул очрашуларны оештыра да инде.
Ил-көннәребез, дөньялар тыныч, имин булсын. Аллаһы Тәгалә балаларыбыз белән оныкларыбызны сугыш афәтләреннән сакласын, аларга без күргәннәрне беркайчан да күрергә язмасын”,- дип яза Фатыйма Хайретдинова үзенең күңел дәфтәрендә.
Фатыйма Гиләч кызы - “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Җиңүнең 20 еллыгы, 25 еллыгы һәм 30 еллыгы, СССР Кораллы Көчләренең 60 еллыгы дип аталган медальләр иясе.
Бер класста укып йөреп, сугыш елларында утлар-сулар кичкән Исхак Хайретдинов белән Фатыйма Гиматова туган авылларына Бөек Җиңү шатлыгы белән кайтып, 1945 елның көзендә гаилә корып җибәрәләр. Сугышта вакытта әтиебез апасы аша әнинең адресын алган да, беренче булып хат язган, менә шулай алар өч ел буе элемтәдә торганнар, бергә булырга вәгъдә бирешкәннәр, ди уллары Гакыйль абый.
Бөтен гомерләрен, хезмәт елларын туган авылларына багышлаган фронтовиклар - Исхак һәм Фатыйма Хайретдиновлар гаиләсендә бер-бер артлы дүрт бала - бер кыз белән өч малай туа. Суфия апам белән икәү генә калдык инде, Рәшит белән Равил туганнарыбыз бакыйлыкка күчтеләр, ди Гакыйль абый.
Фронтовиклар гаиләсендә патриотик тәрбия алып үскән Гакыйль Исхак улы да гомеренең шактый өлешен Туган илне саклауга багышлаган. Ул башта колхозда эшли. Аннары прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Кыю, тәвәккәл татар егетен пулемет-гранатомет взводы командиры итеп билгелиләр. Беркүпме вакыт Тоцк хәрби полигонында хезмәт иткәннән соң, үз теләге белән Әфган сугышына китә. Аннары контракт буенча Германиядә совет гаскәрләре контингентында хезмәт итә. Ә инде Советлар иле таркалгач, кайнар нокталарда - Приднестровьеда, Чечняда булырга, грузин-абхаз конфликтын җайга салуда катнашырга туры килә. Ватанны, Туган илне дошманнан саклау, тәртип урнаштыруда катнашу безнең гаилә кешеләренең канына сеңгән инде, ди Гакыйль абый. Аның улы Илгиз дә бабасы белән әбисе, әтисе үрнәгендә офицер һөнәрен сайлаган. Чечняда хезмәт итеп кайткан. Хәзер гаиләсе белән Одинцово шәһәрендә яши, төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Киленебез белән матур гына яшәп, безгә ике онык бүләк иттеләр, ди Гакыйль абый, канәгатьлек хисе кичереп.
Фронтовик Исхак һәм Фатыйма Хайретдиновлар турында якты истәлекләр авылдашлары күңелендә бүген дә саклана. Аларның фоторәсемнәре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган стендта урын алган. Мәктәп укучылары данлыклы ветераннар турында сочинениелар язалар. Фатыйма апа - безнең авылдан үз теләге белән фронтка киткән бердәнбер хатын-кыз, дип горурланалар. Ә егерме ел дәвамында укыткан укучылары рәхмәт юллыйлар, догадан калдырмыйлар. 1945 елның 1 сентябрендә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән 42 баланың шактый өлеше исән әле. Безне - ятим, ач-ялангач сабыйларны, укытучы апабыз җылы кочагына алып, укырга һәм язарга, кешелекле булырга, Туган илне яратырга өйрәтте, гел яхшы билгеләр генә куя иде, ди алар. Укытучы хезмәтенә иң зур һәм иң югары бәя бу.
Исхак ХӘЛИМОВ.