Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм

Азык-төлек белән мәктәп формасы кирәк. Ульяновск халкы Курск өлкәсенә нинди ярдәм күрсәтә?

Ульяновск өлкәсе халкы Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. Промышленность предприятиеләре, авыл районнары, медиклар һәм пенсионерлар изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар.

Шушы көннәрдә генә чираттагы гуманитар йөк Курск якларына юл тотты. Ульяновскилылар, курскилыларның үтенечен исәпкә алып, бер атна эчендә 20 тонна йөк җыйганнар. Анда барысы да бар – кием-салым, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле булган әйберләр.

“Бу юлы без он белән шикәрне күп итеп озаттык, шулай ук азык-төлек, балалар гигиенасы, мәктәп формасы Курскига китте. Техник реабилитацияләү чараларына – коляскалар, ходунки, таяклар белән костыльләргә ихтыяҗ зур”,- ди Россия Кызыл Хач оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сибгатуллина.

Гуманитар йөкне туплауда иҗтимагый оешмалар белән эшмәкәрләр актив катнаша. Алар Кызыл Хач оешмасы складларын азык-төлек, кием-салым һәм гигиена әйберләре белән көн саен тулыландырып торалар.

Губернатор Алексей Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында хәбәр итүенчә, Ульяновск өлкәсе Курск өлкәсенә барлыгы 100 тоннадан артык гуманитар йөк озаткан. Гуманитар ярдәм җыеп озату дәвам итә, диде ул.