Районның Мактаулы гражданнары
Николаевка районында яшәүче танылган милләшләребезгә районның Мактаулы гражданины дигән почетлы һәм дәрәҗәле исем бирелде.
Никулино авыл җирлеге башлыгы, танылган эшмәкәр һәм меценат Умәр Сәит улы Айбулатов Николаевка районының Почетлы гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның җирле үзидарә сферасы үсешенә, гражданлык җәмгыятенең тернәкләнеп китеп аякка басуына зур өлеш кертүе район җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.
Умәр Сәит улы туган авылы Зур Чирекле халкын борчыган мәсьәләләрне чишү максатында зур көч һәм тырышлык куя, мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Ә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе буларак күп якташларын эш урыннары белән тәэмин итә.
Николаевка район больницасының данлыклы врач-хирургы, районның депутатлар Советы депутаты Рөстәм Яхия улы Аделовка да Николаевка районының Мактаулы гражданины дигән таныклык тапшырылды. Күпләрнең гомерен коткарып калган табибның актив гражданлык позициясенә ия булуына, озак еллар дәвамында районның иҗтимагый-сәяси тормышында нәтиҗәле катнашуына әнә шундый бәя бирелде.
“Николаевка районы хезмәт сөючән, тырыш кешеләргә искиткеч бай. Алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән районыбыз данын еракларга тараталар. Әлеге шәхесләрнең тормыш юлындагы профессиональ казанышларына район халкы лаеклы бәя бирә”,- ди район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова.