Авылларны яшәтүчеләр
Ульяновск өлкәсендә #НАМЕСТАХ.РФ дип исемләнгән җирле һәм иҗтимагый үзидарә форумы узды. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.
Мәртәбәле форумда Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Коми, Чувашия республикаларының, Мәскәү, Ульяновск, Чиләбе, Түбән Новгород, Пенза, Саратов, Брянск өлкәләренең һәм Краснодар краеның җирле һәм төбәк хакимият органнары, иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җирле үзидарә сферасы экспертлары һәм активистлары катнашты.
Губернатор Алексей Русских пленар утырышта ТОСлар активистларын, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар. Мәләкәс районы Мөси авылының “Чулпан” ТОСы җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова Губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды. Ә Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылының “Чишмә” ТОСы рәисе Кәшифә Якуповага сертификат тапшырылды.
“Бүген биредә илебезнең төрле субъектларыннан ТОСлар активистлары, авыл старосталары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Аларның һәркайсы Россия торак пунктларында халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур һәм мөһим эшне башкара, җирле һәм иҗтимагый үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертә. Безнең төбәктә ТОСлар һәм авыл старосталары институты үсеше буенча бай тәҗрибә тупланды. Регионыбызда 458 ТОС теркәлгән, бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында – беренче урынны, Россия күләмендә икенче урынны билибез. Менә 13 ел инде уникаль оешма - региональ һәм җирле властьлар Советы эшләп килә. Әлеге Совет дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарын, иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Шулай ук ТОСларның төбәк ассоциациясе нәтиҗәле эшли”,- дип ассызыклады регион башлыгы.