8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!
Үз гаиләсендә бәхетле булган кеше генә бәхетле. Без катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә якыннарыбызның ярдәмен тоябыз, сөенечле вакыйгалар уңаеннан бергә җыелганда һәм өйләребездән еракта булганда, туганнарыбызның шатлануын сизәбез. Иң яхшы сыйфатларны үстереп, якын кешеләребезгә булышып, алар белән тормыш тәҗрибәсен уртаклашып, гаиләләребездә балаларыбызны тәрбияләп үстерәбез һәм үзебез үсәбез, юл бирергә һәм алга барырга өйрәнәбез. Гаилә иминлеген сүз белән аңлатып бирүе мөмкин күңел, аны бары тик йөрәк, бөтен күңел белән сизәргә генә мөмкин.
2024 ел безнең илдә Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Хәзер Ульяновск өлкәсендә 147000нән артык гаилә яши, шуларның 16000е – күп балалы гаиләләр. Алар үсә алсын, киләчәккә планнар корсын һәм һәркайсының иртәгәсе көнгә ышанычы булсын өчен аларга һәрьяклап булышабыз – балалары булган гаиләләргә ярдәм итү буенча 45тән артык социаль чара тормышка ашырыла.
Без гаиләләр өчен беренче күп функцияле үзәкне ачтык. Әлеге үзәк карамагында гаиләләр белән балаларга экстренлы кризислы ярдәм күрсәтү бүлеге, “Хатын-кызлар ярдәмчесе” дип аталган күп функцияле телефон, яшүсмерләр киңлеге һәм башкалар эшләп килә. Күп балалы гаиләләрнең дәүләт ярдәмен социаль контракт рәвешендә алу мөмкинлеге бар. Ульяновск өлкәсендә масштаблы ясли программасы гамәлгә ашырылды – 1220 урынга исәпләнгән җиде яңа балалар бакчасы ачылды, ЭКОга әзерләнүче гаилә парларын тикшерүләр түләүсез үткәрелә.
Хөрмәтле ульяновскилылар! Сезнең гаиләләрегездә балалар саны арта баруын, өйләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрүен, барлык планнарыгызның да тормышка ашуын, бөтен борчулар да читләтеп үтүен, якыннарыгызның сау-сәламәт һәм бәхетле булуларын телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.