Инануыбыз ихлас күңелдән булсын!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез ихласлылык темасына багышлана.

Җәйге чорда әти-әниләр балаларының ялын файдалы итеп үткәрү турында борчылалар. Ә без шушы мөмкинлектән, ягъни җәйге ялдан файдаланып, сабыйларны яхшы якка үзгәртергә тырышабыз. Аерым алганда, аларда чын ихласлылык сыйфаты тәрбияләү максаты куябыз. Ихлас күңелле кеше үзенең эш-гамәлләрендә түбәндәге өч мөһим этапны үти.

Беренчесе – ният кылу. Мөселман кешесе һәрбер эшен “Бисмилләһ” – “Аллаһы исеме белән” дип башлый. Гарәп телен белмәгән мөселманнар әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңламасалар да, шушы сүзләрне әйтүдән үзләренә зур файда табалар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Теләсә нинди эшне “Бисмилләһ” сүзе белән башлау аны күркәм, бәрәкәтле итә”,- дип әйткән. Әгәр тирәнрәк карасак, бу барлык эш-гамәлләрне дә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән башкаруны аңлата.

Икенчесе – башкару. Иманлы кеше ниндидер эшне яки йөкләмәне үтәгәндә беркемне дә гаепләми. Уңышсызлыкка дучар булса, гаеплене эзләми. Мөселман кешесе һәрвакыт һәм бөтен нәрсәдә бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә тәвәккәл кыла. Тәкъдиргә ышану адәм баласы өчен җан тынычлыгына ирешүнең төп шарты булып тора. Мәсәлән, кайгы-хәсрәт, бәла-каза яки фаҗига килеп чыкса, иманлы кеше гаеплене эзләми, чөнки ул бар нәрсә дә Аллаһыдан икәнлеген аңлый.

Өченчесе – кемгәдер яхшылык эшләгәннән соң, аның турында бөтенләй оныту. Кемнеңдер исенә төшереп битәрләмәс өчен иманлы кеше яхшылык эшләве турында шунда ук онытырга тиеш. Югыйсә, яхшылык кылган өчен язылган әҗер-саваплар юкка чыгачак.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “И, иман китерүчеләр! Аллаһка һәм Соңгы көнгә ышанмаган, кешегә күрсәтер өчен генә малын сарыф иткәннәр кебек, битәрләү һәм кимсетүләрегез белән сәдакаларыгызны юкка чыгармагыз. (Рия өчен икейөзлеләнгән кеше) Аның өстендә бераз туфрак булган, коеп яңгыр яугач ялан хәлдә калдырган кыя ташы кебек. Алар казанган нәрсәләренә ирешә алмаслар. Алар кяферләр кавемен һидаять итми” (Әл-Бәкара, 264).

Мәгълүм булганча, тулаем алганда, мөселман кешесе үзенең рухи – дини үсеш юлында өч стадияне үтә:

Беренчесе – Ислам, ягъни адәм баласы Ислам динен кабул итеп, үзен мөселман итеп саный башлый.

Икенчесе – иман, ягъни мөселман кешесе иманлы булып, Коръәни-Кәрим белән Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) сөннәте өйрәткәннәргә тулысынча инана.

Өченчесе – ихсан, ягъни иманлы кеше Коръәндә китерелгән барлык сыйфатларны да тормышка ашыра башлый.

Мөселман үзенең тормыш юлында шушы өч этапны узганнан соң, Аллаһы Тәгалә әйткән менә шушы кешеләр исәбенә керергә тырыша башлый:

  1. “Мүтәтәххирин” – чистарынучылар (җаннарын һәм тәннәрен).
  2. “Мүттәкин” – тәкъвалылар.
  3. “Мүтәвәккилин” – бары тик Аңа гына тәвәккәл кылучылар.
  4. “Тәввәбин” – тәүбә кылучылар.
  5. “Мүкситыйн” – гадел булучылар.
  6. “Сабирин” – сабыр булучылар.
  7. “Мүҗәһидин” (фи сәбилихи) – Аның юлында тырышлык куючылар.
  8. “Мүхсинин” – яхшылык эшләүчеләр, игелек кылучылар.

Менә шушы сыйфатларга ия булып һәм тормыш юлында аларны тулысынча җиренә җиткереп башкарып, иманлы кеше ихласлылык сыйфатына ирешә. Әмма дингә чын ихластан ышанучы мөселман үзе бу хакта белми.

Безгә Үмәр бине Хәттаб белән Хүзәйфә бине әл-Йәмәнинең тормыш юлы хакында билгеле. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) фанилыктан бакыйлыкка күчкәннән соң, Үмәргә мөселманнар белән идарә итү чираты җитә. Пәйгамбәребез исән вакытта (с.а.в.с.), син җәннәтле булырсың, дигән сүзләрне ишетеп калган Үмәр һәрвакытта да җеназа намазы укучы Хүзәйфәгә карый. Әгәр Хүзәйфә кемгә дә булса җеназа намазын укымаса, Үмәр дә ул намазга басмый. Беркүпме вакыт үткәннән соң, Үмәр, ә миңа җеназа намазын укырлармы икән, дип уйлана башлый. Аннары ул Хүзәйфә янына бара һәм, син җеназа намазы укымый торган монафикълар – икейөзле кешеләр исәбенә мин кермимме, дип сорый. Алар икесе дә баскан килеш каты итеп елап җибәрәләр. Үмәр белән Хүзәйфә Аллаһы Раббыбыз алдында монафикъ – икейөзле булып күренүдән бик нык куркалар. Без дә еш кына ихлас, чын күңелдән булмаган уй-ниятләребездән куркырга тиеш түгелме соң?!

Тормыштан тагын да мисаллар китерергә мөмкин. Әгәр без авырып китсәк, дарулар эчәбез. Әмма шул турыда онытмыйк, шифасын Аллаһы Раббыбыз бирә, ә дару – ул дәвалану чарасы гына. Шуңа күрә, дарулар эчеп, Аллаһының ярдәме, биргән шифасы белән савыгырга, сихәтләнергә насыйп итсен, дип әйтәбез һәм ниятлибез.

Тормыш юлыбызда ниндидер кыенлыклар, проблемалар килеп чыкса, сәдака биреп, Коръән укытып, дога кылдыру өчен мәчеткә барабыз. Әгәр Коръән яки дога ярдәмендә дәваланырга ниятләп, Аллаһы Раббыбызга тәвәккәл кылмыйбыз, Аның ярдәменә өметләнмибез икән, бу эш-гамәлләрнең бернинди файдасы да булмас. Чөнки барысы да, бөтен нәрсә дә Аллаһы кулында, Аның карамагында, Аның ихтыярында. Коръән дәваламый, Аллаһы Тәгалә дәвалый һәм ярдәм итә. Ихлас, саф күңелле мөселманның инануы менә шундый булырга тиеш.

Аллаһы Раббыбыз безгә һәммәбезгә дә сәламәтлек һәм иман ныклыгы, бала-оныкларыбызга ихласлылык, ихлас вә саф күңел насыйп итсен!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.