Үзбәкстан белән сәүдә элемтәләре ныгый
Ульяновск өлкәсендә Үзбәкстан составына керүче Каракалпакстан Республикасы делегациясе булып китте.
Өлкәнең промышленность үсеше үзәгендә Каракалпакстанның хакимият һәм бизнес вәкилләре Ульяновск төбәгенең товар җитештерүчеләре белән очраштылар, анда ике регионның экономик потенциалы тәкъдим ителде. Биредә шулай ук промышленность кооперациясе, сәүдә һәм туризм сферасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Аннары өлкәнең промышленность үсешенең компетенцияләр үзәге, сәүдә-промышленность палатасы җитәкчеләре үзләренең коллегалары белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешүләргә кул куйдылар.
Каракалпакстан Республикасы делегациясе Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе Владимир Разумков белән очрашты.
“Җиңел промышленность, туризм, мәдәният, мәгариф тармакларында хезмәттәшлек итү буенча потенциалыбыз искиткеч зур. Шулай ук Ульяновск өлкәсендә Үзбәкстанда эшләнгән товарларны төрле төбәкләргә бүлеп озату үзәге ачу мөмкинлеге дә бар”,- дип белдерде Владимир Разумков.