Халыкара Ислам бизнес форумы

Ульяновск өлкәсендә узачак Халыкара Ислам бизнес форумында 11 ил делегацияләренең катнашуы көтелә.

Халыкара форум 27-28 июльдә Ульяновскиның Гончаров урамында урнашкан конгресс-холлда узачак. Анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (ОАЭ), Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Әфганстан, Казахстан, Үзбәкстан, ЮАР, Оман, Катар, Индонезия белән Бахрейннан экспертлар, дистрибьюторлар, логистика компанияләре вәкилләре килергә җыена.

Экспертлар арасында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты рәисе, Россия банклары ассоциациясе советы рәисе Анатолий Аксаков, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов, Халыкара инвестицияләр һәм стратегик партнерлык үзәге президенты, доктор Ибраһим Дәхи Әл-Дәхи, Бахрейнның банк эшләре институты каршындагы ислам финанслары үзәге директоры, доктор Ризван Мәлик, Россиянең ислам финанслары буенча советы җитәкчесе Шамил Шовхалов бар.

Форумда Ислам дөньясы илләре белән сәүдә хезмәттәшлеген ныгытуга һәм хәләл индустриясе үсешенә бәйле мәсьәләләр каралачак. Анда хакимият органнары, чит илләрнең профильле ведомстволары, дистрибьютор компанияләре вәкилләре, хәләл һәм логистика өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар чакырулы.

“Ислам илләре һәрвакытта да мөһим сәүдә партнерлары булдылар һәм киләчәктә дә шундый булып калачаклар. Алар белән экономик хезмәттәшлегебез елдан-ел арта бара. Ульяновск товарларын сатып алучы дәүләтләр арасында алар беренче унлыкка керәләр. Губернатор Алексей Русских инициативасы буенча “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” масштаблы логистика проекты тормышка ашырыла”,- дип сөйләде Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов.

Халыкара дәрәҗәдәге форум “Мой бизнес” үзәге ярдәмендә һәм “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына булышлык күрсәтү”, “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.