Уяулыкны арттырыйк!

Алексей Русских стратегик һәм социаль әһәмияткә ия объектларда иминлек чараларын көчәйтергә кушты.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы террорлыкка каршы комиссия утырышында җаваплы ведомстволар алдында әнә шундый бурыч куйды.

Регион башлыгы көч ведомстволарының үзара эш итүен көчәйтү, транспорт объектлары персоналын һәм сак хезмәткәрләрен өйрәтү, теракт куркынычы килеп чыккан очракта эш итү тәртибе буенча практик тренировкалар үткәрү кирәклеген ассызыклады.

Моннан тыш, Губернатор профилактик эшне көчәйтү кирәклегенә игътибар итте. Бу халык аеруча күп җыела торган урыннарда уяулыкны арттыру өчен бик тә кирәк, диде Алексей Русских.