Калдада – яңа хоккей коробкасы
Ульяновск өлкәсендә “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дип исемләнгән дәүләт программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә авыл җирендә инфраструктураны яңарталар, мәктәпләр төзиләр, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарын төзекләндерәләр.
Барыш районы Калда авылында шушы көннәрдә генә яңа хоккей коробкасы файдалануга тапшырылды. Әлеге проект авылда балалар спортын һәм массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән.
Быел шушы дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен казнадан акча, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 мәртәбә күбрәк бүлеп бирелә. Бу акча хисабына авыл районнарында торак йортлар, мәктәпләр төзү, юлларны ремонтлау һәм җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү күздә тотыла.