Иске Кызылсуда – социомәдәни үзәк
Губернатор Алексей Русских Иске Майна районына эш сәфәре барышында Ульяновск өлкәсенең халык инициативаларына булышлык күрсәтү программасын тормышка ашыру мәсьәләсен карады.
Ульяновск өлкәсенең финанс министры Наталья Брюханова хәбәр итүенчә, 2024 елда Иске Майна районында җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы буенча дүрт проект гамәлгә ашырылачак. Урайкино авыл җирлегенә караган Иске Кызылсу авылында мәдәни-ял итү эшчәнлеге алып барачак объект – шуларның берсе. Хәзерге вакытта социомәдәни үзәк бинасында капиталь ремонт бара.