Гүзәллекне күрүче Гүзәлия
Рәссам-дизайнер Гүзәлия Ахмадуллина - милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребез белән традицияләребезне саклап калуга үзеннән зур өлеш кертүче шәхес. Ул өлкәбездә үткәрелгән милли бәйрәмнәр, фестиваль-конкурслар, бәйгеләр, төрле кичәләр, очрашулар өчен кирәкле реквизитлар әзерләү максатында зур тырышлык куя.
Гүзәлия башта сәнгать мәктәбен, аннары 1 нче педагогия училищесының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. Үз картиналары, декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән төбәкара, шәһәр күргәзмәләрендә катнашып призлы урыннар ала. 2002 елда "Лоскутная мозаика" техникасындагы иҗат эшләре Хургада шәһәрендә узган "Нефертити" халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителеп, диплом белән истәлекле бүләккә лаек була. Ул шулай ук Ульяновск өлкәсе татар язучыларының китапларына иллюстрацияләр ясаучы автор буларак та билгеле.
Гүзәлия күпьеллык тырыш хезмәте өчен Ульяновск өлкәсе эчке сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы, шәһәр администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары белән берничә тапкыр бүләкләнә.
Әлбәттә, күпләребез матурлыкны күрә белә. Ә менә аны башкаларны да сокландырырлык итеп тудырып бүләк итү осталыгы бар кешегә дә бирелмәгән. Гүзәллекне күрә белүче Гүзәлия ханымның осталыгына сокланмый мөмкин түгел - аның һәрбер иҗат җимешенә күз нурлары, җан җылысы салынган.
Гүзәлиябезнең тылсымлы, нәфис куллары белән ана телендә язылган белдерүләрне, афиша һәм баннерларны күргәч, күңелне җылы хисләр биләп ала. Тизрәк әлеге спектакль һәм концертны барып күрү, яисә ул чарада катнашу теләге туа. Шундый кызыклы һәм мавыктыргыч тормыш юлыннан баручы, бердәнбер улы өчен газиз әни һәм өч оныгы өчен яраткан әби булган Гүзәлия Шамил кызының 10 июльдә юбилейлы туган көне.
Хөрмәтле дустыбыз Гүзәлия! Без - “Нур” театры коллективы, сине истәлекле көнең белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары телибез. Алдагы көннәрдә дә дөньяны гүзәллеккә төреп, күп еллар халкыбызны сөендереп яшәргә язсын.
Театрның җитәкчесе Җәмилә Мифтахова.