Ак халатлы фәрештә

Димитровград шәһәренең Ленин проспектында менә унынчы ел инде “Рамаль” дип исемләнгән клиника уңышлы гына эшләп килә. Заманча җиһазландырылган әлеге медицина үзәгенә танылган милләттәшебез Руфия Риваль кызы Асылгараева җитәкчелек итә.

Табиб һөнәрен гомерлек кәсеп итеп сайлаган Руфия Мәләкәс районы Атнагыл авылының бар яктан да үрнәк булырлык Риваль һәм Дания Идрисовлар гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенә чактан ук врач булырга, кешеләрне дәваларга хыялланган Руфия биш яшендә вакытта ук инде күрше кызы Люда Жукованың корсагына иннек белән сызыклар сызып “операция” ясый. Бераз үсә төшкәч, дус кызы Азалиянең колакларын тишеп алкалар элеп куя. Ә Филип урта мәктәбендә укып йөргәндә дәресләрдән соң көн саен авыл медпунктына ашыга. Шприцлар кайнатырга, дарулар әзерләргә булыша. Озак еллар авыл халкының сәламәтлеге сагында торган Наҗия апа белән Зоя Яковлевна – беренче укытучыларым, алар врач профессиясенә мәхәббәт уяттылар, мине күп нәрсәгә өйрәттеләр, ди Руфия Риваль кызы, балачак хатирәләре белән бүлешеп. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, әтисе белән әнисе экономист һөнәрен сайларга киңәш итсәләр дә, максатчан һәм тәвәккәл Руфия өлгергәнлек аттестатын Ульяновск медицина училищесының фельдшерлар әзерләү бүлегенә илтеп тапшыра. Әлеге училищеда укыганда күңеленә хуш килгән профессияне сайлавына тагын бер тапкыр инана. Ә югары белемле врач булу теләге Самара дәүләт медицина университетына алып бара. Авырлыклардан курыкмаган, эшне яраткан Руфия гыйлем серләрен үзләштерергә дә, хастаханәнең реанимация бүлегендә фельдшер булып хезмәт итәргә дә мөмкинлек таба. Кулына яңа гына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Мәләкәс үзәк район хастаханәсенең ревматология бүлегендә табиб буларак башлап җибәрә. Тынгысыз йөрәкле Руфия Риваль кызы башкалабыз Мәскәүдә махсус курсларда белемен күтәреп, кан тамырларына УЗИ ясарга өйрәнеп кайта. Кызганычка, район больницасы җитәкчелеге, финанс мөмкинлекләр булмавына сылтап, УЗИ аппараты юнәтүдән баш тарта. Шуннан соң Руфия ханым әтисе Риваль Гаяз улы ярдәмендә банктан кредит алып, Мәскәүдән поезд белән УЗИ аппараты кайтарта. Иртәнге якта район хастаханәсендә прием алып барса, кич белән “Сосновый бор” шифаханәсендә авыруларга УЗИ ясый. Аннары Гвардейская урамындагы стоматология клиникасында үзенең УЗИ кабинетын ачу бәхетенә ирешә. Ә инде хәләл көче белән беркүпме мал туплагач, гомуми мәйданы 145 квадрат метр булган фатирларны ипотекага юнәтеп, эшен киңәйтеп җибәрә. Шулай итеп, 2014 елның көзендә Руфия Асылгараеваның “Рамаль” клиникасы беренче пациентларны кабул итә.

Хәзерге вакытта “Рамаль” Димитровград шәһәрендә генә түгел, күрше районнарда һәм хәтта Ульяновскида да танылган клиникаларның берсе. Биредә төрле юнәлешләр – травматология, кардиология, неврология, ревматология, гастроэнтерология, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча югары квалификацияле, тәҗрибәле белгечләр прием алып бара. Мәсәлән, кардиолог өлкә хастаханәсенә яки федераль медицина үзәкләренә йөрәккә операция ясатырга бару өчен квота алуда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук әлеге клиникада Кореяда эшләнгән эксперт класслы аппаратта барлык төр УЗИларны ясатырга була. Аларның күпчелек өлешен Руфия Риваль кызы шәхсән үзе ясый икән. Өлкә больницалары табибларының ул ясаган УЗИларны югары бәяләве турында күп тапкыр ишетергә туры килде. Асылгараева УЗИ белгече буларак диагнозны һәрвакыт дөрес һәм төгәл куя, ди алар. “Рамаль”да төрле анализлар тапшыру мөмкинлеге дә тудырылган – шул ук бинада “Гемотест” лабораториясе эшләп килә. Шуңа күрә әлеге клиникадан халык беркайчан да өзелми. Биредә пациентларны һәрчак елмаеп, ачык йөз белән каршы алалар. Табибларның күбесе медицина үзәге ачылган көннән бирле эшли икән. Алар һәрбер пациентны игътибар белән тыңлап, авыруның сәбәбен ачыклыйлар һәм дәвалау ысулларын билгелиләр. Авырулар бездән һәрвакыт канәгать булып, рәхмәт әйтеп китәләр, ди клиника җитәкчесе.

Руфия Риваль кызының гаилә тормышы да түгәрәк. Хәләл җефете Рифгать Рафат улы да һөнәре буенча медицина хезмәткәре. ФМБАның 172 нче региональ идарәсендә баш белгеч хезмәтен башкара. Самара медуниверситетында укыганда танышканнар. Әлмәт егете тыйнак, чибәр Руфиягә беренче күрүдә үк гашыйк була. Бер-берсен сынап, ике ел йөргәннән соң, никах укытып, гаилә корып җибәрәләр. Менә 34 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 22 нче татар мәктәбен һәм университетның юрфагын бетергән уллары Рамил “Рамаль”да юрист булып эшли. Айгөл исемле чибәр татар кызы белән кавышып, алма кебек өч балага – Самир, Самат белән Эмилиягә гомер биргәннәр. Ә кызлары Альбина, әти-әнисе һөнәренә тугрылык саклап, врач профессиясен сайлаган. Самара медуниверситетын тәмамлап, Казанның төбәкара клиник-диагностикалау үзәгендә кардиолог булып эшләгән. Күптән түгел генә Альбинаны никах укытып кияүгә биргәннәр. Дипломант хезмәтендәге тормыш иптәше Булат аны үзе белән Мәскәүгә алып киткән. Яз башында кызыбызга никах укыттык, хәзер инде туйга әзерләнәбез, ди бәхетле ана.

Саф күңелле Руфия ханым, милләт җанлы, иманлы гаиләләрендә барлыкка килгән меценатлык традициясен дәвам итеп, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Үзенең хәләл малыннан өлеш чыгарып, мәчеткә һәм җирле татар автономиясенә булыша, туганнарын “Өмет” газетасына яздыра. Аллаһы Тәгалә биргәнгә бирермен, дигән, ди ул.       

“Бүгенге көндә яраткан эшем, терәк һәм таяныч булырлык гаиләм, мәхәббәт җимешләрем – балаларым, балдан татлы оныкларым бар. Бу – әйтеп бетергесез зур бәхет һәм шатлык. Саулык, хәләл мал, бар көчемне куеп эшләү мөмкинлеге бирүе өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Шулай ук әти-әниемә әйтеп бетергесез рәхмәтле мин. Алар эшкә, дөньяны аңлап, тирәнтен уйлап яшәргә өйрәттеләр, балаларыбызны үстерештеләр. Миңа сыер саварга да, утын ярырга да, йорт белән бакчаны карарга да туры килде. Тормыш иптәшем Рифгатькә дә рәхмәт әйтәсем килә. Ул искиткеч сабыр, тәртипле кеше. Әгәр ул янәшәмдә  булмаса, мин мондый уңышларга ирешә алмас идем. Клиника коллективына да рәхмәт сүзләре юллыйм. Ун ел эчендә беркем дә бездән китмәде, барысы да тырышып, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Пациентларыбызга, халыкка рәхмәт әйтми мөмкин түгел. Алар эшебезгә уңай бәя биреп, безне күтәрәләр, яхшы даныбызны еракларга тараталар”,- ди Руфия Риваль кызы.

Җилкәсенә авыр йөк салып, эшен уңышлы алып баручы Руфия ханымны ак халатлы фәрештәгә тиңләр идем. Ул туганнарына, дусларына, таныш-белешләренә, ярдәм сорап килүче барча кешеләргә дә булыша алуыннан ләззәт табып яши. Төгәл диагноз куеп дәвалау ысулларын билгели, төпле, акыллы киңәшләрен бирә, дөрес юлны күрсәтеп җибәрә. Һәм халыктан рәхмәт сүзләре ишетә. Бәхет өчен шул да җитә, ди Руфия Риваль кызы.

Исхак ХӘЛИМОВ.