Татар дөньясында

Хәлең ничек, Омск татары?

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә булды. Биредә ул Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты.

Утырышта II Иртыш буе Сабан туена әзерлек (Сабантуй программасы, чараларны финанслау һ.б.), Омск өлкәсенең төньягында су басудан зыян күргән авылларга ярдәм итү мәсьәләсе каралды. Шулай ук хәзерге вакытта 19 хуҗалыкның гына су астында калуын билгеләп үттеләр. Татар авылларындагы күпчелек халыкның күчәргә теләмәве әйтелде.

Конгрессның ишекләре һәр татарга таныш

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсе татарлары белән очрашты. Алар өлкәнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җитәкчелегендә Казан-Болгар маршруты буенча тарихи урыннар белән танышу максатыннан килгән иде.

Кунаклар Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары – Мәдәнә, Пашат, Анда, Рбишчә, Уразавыл, Сергачтан, Түбән Новгород, Дзержинск, Кстово шәһәрләреннән җыелган. Данис Шакиров аларны Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды.

“Башкалага килгән кунакларны конгресс бинасында кабул итү – безнең матур бер традиция. 510 оешмабыз бар, шуларның 45е - чит илләрдә. Бөтендөнья татар конгрессының ишекләре һәр татар өчен таныш”,- диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесе бәлагә юлыккан татар авылларына конгресс тарафыннан оештырылган ярдәм хакында да сөйләде.

“Курган өлкәсендәге Йолдыз, Омск өлкәсендәге татар авылларын без таркалудан саклап кала алдык”, – диде ул.

Очрашуда туган телебезне саклау, бу эштә динебезнең әһәмияте, гаиләдәге тәрбиянең мөһимлеге хакында да сөйләштеләр. Данис Шакиров чит төбәкләрдәге татар балаларына Казанга килеп югары уку йортларына керү мөмкинлеге барлыгын искә төшерде. Әлбәттә, моның өчен бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирү кирәк. Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим үзенең шигырьләрен сөйләде.

Төньяк Осетия-Аланиядә дә татарлар бар

Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Төньяк Осетия-Алания Республикасының Г.Тукай исемендәге татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Галия Гусейнова һәм оешма рәисенең урынбасары Виктория Ибатулина булды. Биредә алар Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар.

Галия Гусейнова билгеләп узганча, киләсе елда Г.Тукай исемендәге татар милли-мәдәни җәмгыяте 35 еллыгын билгеләп үтәчәк. Өч дистә елдан артык тарихы булган оешма тарафыннан даими рәвештә татар телен өйрәнү курслары, милли биюләр, аш-су буенча мастер-класслар оештырылып килә.

Әлеге мастер-классларны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт хәерхаклы булып тора. Данис Шакиров быел да Владикавказ шәһәренә белгечләр җибәрү мәсьәләсе уңай хәл ителәчәген ышандырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оешмага русча-татарча сүзлекләр һәм матур әдәбият китаплары бүләк ителде, ел дәвамында тагын өстәмә әдәбият та җибәреләчәк.

Тальян бүләк иттеләр

Татар конгрессы «Йөрүзән» татар-башкорт оешмасына тальян бүләк итте.

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Хант-Манси – Югра автономияле округының Нефтеюганск шәһәре «Йөрүзән» татар-башкорт оешмасына тальян тапшырды.

«Йөрүзән» татар-башкорт оешмасы рәисе Зөлфия Муратшина Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерә.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.