Иске Зеленайда “Җиңү паркы” ачылды
Күптән түгел Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылында “Җиңү паркы”н тантаналы рәвештә ачтылар. Бу чарага бихисап искезеленайлылар, райондашларыбыз, чит төбәкләрдән кунаклар җыелган иде.
Әлеге паркны сафка бастыру турында бу авылда яшәүчеләр күптәннән хыялланган. Ниһаять, ул халыкның тырышлыгы нәтиҗәсендә тормышка ашты.
Бу паркны төзү инициативасы белән авылдашлары Ринат Рәҗәп улы Зубаиров чыккан иде. Ул Радищево эшчеләр поселогында гомер итсә дә, туган авылы белән нык элемтәдә тора һәм җәмәгать эшләрен алып баруда актив катнаша.
“Дөресен әйткәндә, “Җиңү паркы” авылыбызда бу урында берничә ел элек төзелгән иде инде. Ләкин озак та үтмәде, ул чүп үләннәр эченә күмелде һәм агачлары корып бетте,- ди Ринат Рәҗәп улы. - Без бу урында аны яңа стильдә торгызырга булдык. Авылдашларыма, малтабарларга, читтә яшәүче искезеленайлыларга зур рәхмәт. Алар изге эшкә малларын кызганмадылар, кайберләре төзелеш материаллары белән ярдәм итте. “Җиңү паркы”ның озынлыгы - 90 метр, киңлеге 40 метр тәшкил итә. Шулай итеп, 360 квадрат метр мәйданны матур итеп койма белән уратып алдык, аның эченә 531 төп нарат һәм 52 төп алмагач үсентеләре утырттык. Биредә җирне үзләренең тракторлары белән Кыям һәм Җәфәр Рафиковлар эшкәртте. Ә оештыру эшләрендә Рәсим Бикбаев һәм Рәсим Сайфуллин актив катнашты”.
“Җиңү паркы” әллә кайдан Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә төшереп, авылга ямь биреп тора. Аның уртасына бетон баганалары белән матур итеп тротуар ясалган һәм ул шушы көннәрдә асфальт белән ябылачак. Парк эчендә ял итәргә эскәмияләр урнаштырылган һәм төнлә якты булсын өчен яктырткычлар эленгән. Биредә үк агачларны коярга су мичкәләре дә куелган.
Иртәнге 9 сәгатьтә авыл клубы директоры Эльмира Ханбикова һәм мәдәни оештыручысы Раидә Бикбаева татнананы ачык итеп белдерделәр. Россия гимны яңгыраганнан соң, митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны һәм фронттан кайтып бакыйлыкка күчкәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннары Иске Зеленай авыл администрациясе башлыгы Р.Җ.Бикбаева чыгыш ясап, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан сугыш еллары, авыл тормышы турында сөйләде. Ул авыл ветераннарын хөрмәтләп “Җиңү паркы” ачылуын уңай яктан билгеләде һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә аның әһәмиятен ассызыклады. Иске Зеленай авылының “Югары оч” мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сафаров, дин әһеле буларак, әлеге чара уңаеннан Коръәннән сүрәләр укыды һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды.
Аннан соң халыкны Ринат Рәҗәп улы Зубаиров сәламләде.
“Хөрмәтле авылдашларым, мөселман кардәшләрем! Без бүген Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызны искә алып “Җиңү паркы”н ачу тантанасына җыелдык. Әлеге паркны торгызуда авылдашларыбыз Али Бикбаев, Җәфәр Кузәев, Раил Сайфуллин, Рәсим Бикбаев, Илдар Бикбаев, Мәүлет Мустафин, Мәүлет Кузәев, Хамзә Кузәев, Рәсимә Кузәева, Мәгъфирә Сайфуллина, Мөршидә Шаяхметова, Түбән оч халкы, аеруча да Вәли Кузәев, Мәүлет Кузәев, Газинур Алиәкбәров һәм башкалар зур ярдәм күрсәттеләр. Бу истәлекле объектны торгызу максатында “Югары оч” мәчете 50 мең сум, шәхсән үзем 50 мең сум, Рамазан Хәбибуллин 10 мең сум, Балаковадан бер гаилә 20 мең сум, Камил Юнусов 5 мең сум, Наил Бекеров 5 мең сум, Мәүлет Аббәсов 3 мең сум тапшырды, барлыгы 146,8 мең сум акча җыелды. Аллаһы Тәгалә һәммәсенә дә әҗер-саваплар насыйп итсен.
Шунысы кызганыч, Мостафа Бекеровтан башка, авыл Советы депутатлары хәлебезне дә килеп белмәделәр. Депутатларны халык сайлады бит, ник алар халыкның шундый патриотик эшләреннән читләшәләр икән? Алар, киресенчә, инициатива күрсәтеп, бу эшләрне башлап йөрергә тиеш,- диде ул.
Ринат Зубаиров “Җиңү паркын” киләчәктә игътибар үзәгеннән ташламаска кирәклеген белдерде. Билгеле, биредә чүп үләннәрне утамасаң, нарат, җимеш агачлары үсентеләренә су сипмәсәң, парк элеккегечә ташландык хәлгә киләчәк. Шуның өчен искезеленайлыларның һәрберсе әлеге изге урынга битараф булмасын иде. Игътибар бирелсә, озак та үтмәс, алмагачлар ап-ак чәчәккә төренер һәм татлы җимешләрен бирә башлар. Еллар үтеп, аларны яшь буын кешеләре авыз итәрләр һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан соң мәңгелеккә күчеп киткән карт бабаларын, бабаларын, тылда хезмәт иткән әбиләрен искә алырлар. Бары тик шулай булганда гына авыл яшәр һәм тормыш дәвам итәр.
Билгеле, әлеге чараның уңышлы үтүе аны оештырып, алып баручыларның осталыгына турыдан-туры бәйле. Иске Зеленай авыл клубы хезмәткәрләренең “Җиңү паркын” ачу тантанасына зур хәзерлек белән килүләре әллә кайдан сизелде. Эльмира Ханбикова, Раидә Бикбаева, Рушания Рафикова һәм мәктәп укучысы София Васильева башкаруында патриотик җырларны тыңлап, тамашачылар сугышта катнашкан авылдашларын, авыр елларны тагын бер мәртәбә күз алдына китерделәр. Ә мәктәп укучылары - бертуган сеңелләр Алсу, Рафия һәм Юлия Әхмәтҗановалар, Зарина Ахмадуллова, Ильяс Бикбаев, шәһәрдән кайткан кунак балалар Ильнара Сафарова һәм Ясминә Мингазова сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Авыл артистлары чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Иске Зеленай авылында искиткеч матур “Җиңү паркы”н яңа форматта ачу районыбызда зур вакыйгага әверелде.
Тормыш дәвам итә. Шундый чаралар йогынтысында яшь буын вәкилләре патриотик рухта тәрбияләнеп, аларны Ватаныбызның чын сакчылары итеп күрәсе килә. Сугышлар беркайчан да булмасын һәм җир йөзендә барлык кешеләргә дә тыныч күк астында яшәргә насыйп итсен.
Рөстәм АРИФУЛЛИН.
Автор фотосурәтләре.