Татар хатын-кызларының киемнәре
Россиядә яшәүче татар-мөселман хатын-кызлары революциягә кадәр ничек киенеп йөргәннәр?
Хатын-кызлар киеме ир-атларныкы белән чагыштырганда күпкә бай. Ул кулланылышы белән генә түгел, бәлки, яшь ягыннан да (кызлар, яшь һәм өлкән хатын-кызлар киеме) аерылып тора. Боларда төбәкнең урынчылык һәм декоратив-бизәлеш үзенчәлекләре дә күренә. XIX гасырның икенче яртысында хатын-кыз киемнәрендәге төрлелек кими, гомуммилли уртак билгеләр хасил була. Эчке киемнәрдән күлмәк, күкрәкчә һәм ыштан кияләр. Болар милли костюм комплексларының һәркайсында бар, аларның традицион нигезен тәшкил итә. Татарлар яшәгән бөтен территорияләрдә болар, нигездә, бертөрле киселә һәм бертөрле аталып йөртелә. Күлмәк – ялан тәнгә киелә торган эчке кием дә, төп кием дә. Бигрәк тә шәһәр хатын-кызлары күлмәк эченнән җиңел тукымадан җиңсез һәм якасыз итеп тегелгән эчке күлмәк кияләр. Эссе көннәрдә күлмәк тышкы кием булып хезмәт итә. Гадәттә, аның өстеннән чигүле кием киеп куялар. Кисү-тегү үзенчәлекләре ягыннан һәм хатын-кыз, һәм ир-ат күлмәкләре ике төргә аерыла: туникага охшаш иркен һәм җиңе түгәрәкләп уеп, җилкәсе җөйләп утыртылган күлмәкләр. XIX гасыр уртасына хәлле татар хатын-кызларының күлмәкләре кыйммәтле «кытай» тукымаларыннан (җиңел ефәк, йон, мамык һәм нәфис парча) тегелә. Декоратив бизәкләр булып төрле төсләрдәге ефәк һәм атлас тасмалар һәм челтәрләр, укалы тасмалар һәм чуклар хезмәт итә.
Ыштаннар – хатын-кызларның традицион эчке киеменең мәҗбүри элементы. Аның төп төре булып кисү-тегү ягыннан ирләрнекен хәтерләткән «киңыштан» санала. Төс ягыннан хатын-кыз ыштаннары бер төстә яки буялган (караңгы-кызыл, зәңгәр) була.
Алъяпкыч, алчүпрәк, алъяпма шулай ук хатын-кызлар һәм яшь кызлар киемнәре комплексында, бигрәк тә XIX гасыр ахыры – XX йөз башында киң кулланыла. Бизәкләп өйдә тукылган алъяпкычларны күлмәк өстеннән ябалар. Традицион алъяпкыч күлмәктән кыскарак булып, аның астыннан күлмәкнең бизәкле бөрмәле итәге, балитәге күренеп тора. Алъяпкычлар еш кына чәчәкле-бизәкле тамбур белән чигелә.
Татар хатын-кызларының традицион баш киеме – төрле формадагы чәч каплагычлар, яулыклар, шәлләр, башлык-бүрекләр. Бигрәк тә борынгырак дәверләрдә баш киеме сайлаганда яшь үзенчәлеге күздә тотыла. Кызлар ачык өсле; түбәсе ябык – такыя яки тупый; калфак (озынлыгы 70–80 см га җитә), ак киҗе-мамык җепләрдән бәйләнгән оекка охшашлы, түбәсендә чугы булган ак калфак; караңгы төсләрдәге бәрхет яки сатиннан, 50 см озынлыкка җитә торган, чуклы башы бөкләнеп төшкән, маңгайны каплаган ука-чачак; төрле төстәге ефәк җепләрдән аркылы җеп куеп бәйләнгән, 50 см тирәсендәге, йомшак формадагы, әмма кайтарып куелып, шул өлеше тегеп куелган ука-чачак, зур укалы чук кайтарылып төшкән калфак-чачак кия.
Россия мөселман хатын-кызлары беркайчан да хиҗап киеп яки пәрәнҗә ябынып йөрмәгән. Әлеге киемнәр – гарәп халыкларына хас традицияләрнең бер өлеше. Совет заманында татар әбиләренең яулыкны артка бәйләп һәм бала итәкле, ачык төсләрдәге күлмәкләр киеп йөрүләрен күпләр хәтерлидер әле.
“Халык костюмы: кием һәм бизәнү әйберләре”.