Яраткан кешебез безнең
Безнең кадерле туганыбыз Мәвлюдә Якуб кызы Хамзина менә кырык елдан артык инде Майна район больницасының ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә фельдшер булып эшли.
Ул 1964 елның 25 июлендә Николаевка районы Зур Чирекле авылында яшәүче Якуб Юныс улы белән Кадрия Идрис кызы Аюповларның күп балалы гаиләсендә туа. Гап-гади, дус-тату, ишле гаиләдә барлыгы җиде бала үсә. Мәвлюдә алар арасында алтынчы сабый булып якты дөньяга аваз сала. Алар барысы да әти-әниләренең җан һәм күңел җылысын тоеп үсәләр. Өлкән балалар кечерәк эне-сеңелләре турында кайгыртучанлык күрсәтәләр, аларга һәрьяклап булышалар. 1968 елда, көтмәгәндә-уйламаганда, бу гаиләгә зур кайгы килә – әниләре Кадрия үлеп китә. Мәвлюдәгә ул чакта нибары 3,5 яшь була. Хәсрәт дәрьясына чумган әтиләре ятим калган нарасыйларына ана кирәклеген аңлый. Туганнары олы йөрәкле, саф күңелле кешене эзләп табалар. Яшь аналары Рәкибә беренче тапкыр ишекне ачып кергәннән соң, балаларның аны кочаклап алып, әни, дип колагына пышылдап әйтүләрен бүгенгедәй яхшы хәтерли. Абыйлары, апалары һәм сеңелләре Мәвлюдәне эшкә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерәләр. Ул башлангыч классларда укып йөргәндә үк өйдә больница ясап уйнарга ярата: курчакларга уколлар ясый, рецептлар язып бирә, үз куллары белән ясаган микстураны эчерә. Гаиләдә беркемнең дә һөнәре медицина белән бәйле булмаса да, Мәвлюдә сәламәтлек саклау хезмәткәре профессиясен сайларга хыяллана. Ул үзенең мөлаем карашы, сизгер йөрәге, шифалы, йомшак һәм назлы куллары белән якыннарын савыктырып, терелтеп аякка бастыра.
1979 елда Куйбышев өлкәсе Богатов урта мәктәбенең 8 классын тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормыйча, медицина училищесына укырга керергә ниятли. Зур дулкынлану кичергән һәм шул ук вакытта күңелендә шатлык хисе ташып торган 15 яшьлек Мәвлюдә әнисе белән Куйбышев тимерьюл медицина училищесының шәфкать туташлары әзерләүче бүлегенә документлар тапшырырга бара. Кызының сәләтле булуына һич тә шикләнмәгән, нык ышанган әнисе борчылуын белгертмәскә тырыша, бары тик, син укырга керәчәксең һәм чын медик булачаксың, дип әйтә. Әнисе кызының имтиханнар биреп чыгуын түземсезлек белән көтә. Ананың борчылуы юкка гына булган икән: Мәвлюдә барлык имтиханнарны да уңышлы тапшыра. Ул бөтен күңелен биреп, тырышып укый, шуңа күрә студент еллары сизелми дә үтеп китә. 1982 елда кулына яңа гына диплом алган 18 яшьлек Мәвлюдәне Ульяновск өлкәсенең Майна үзәк район хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Хезмәт юлын ул реанимация бүлегендә башлап җибәрә. Яшь, нәзберек шәфкать туташы пациентларны төрле приборларга тоташтыра белергә, кан тамырларына укол ясарга һәм берүк вакытта берничә врачның күрсәтмәләрен төгәл, җиренә җиткереп, зур сабырлык күрсәтеп үтәргә тиеш була. Чын профессионал булган остазлары ярдәменә, училищеда алган төпле белеменә, балачактагы хыялына һәм үз тырышлыгына таянып яраткан эшендә зур уңышларга ирешә. Бары тик бөтен күңелеңне биреп эшләсәң генә тормыш юлында үрләр яулавы мөмкин булуын яхшы аңлый ул. Майна үзәк район хастаханәсенең хирургия, гинекология, кардиология һәм балалар бүлекләрендә өч ел дәвамында намуслы хезмәт итеп, ул күп нәрсәгә өйрәнә, бай тәҗрибә туплый.
1985 елда Мәвлюдә Якуб кызы үзенең язмыш сукмагында булачак ирен – Али Мөнир улы Хамзинны очрата. Алар Игнатовка эшчеләр бистәсенә барып урнашалар. Али да тумышы белән Зур Чирекле авылыннан. Әтисе Мөнир абый белән әнисе Равилә апа яшь киленне бик тә җылы, колач җәеп каршы алалар, үз кызлары кебек якын күрәләр. Мәвлюдә каенатасы белән каенанасы турында кайгыртучанлык күрсәтә, аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Али Майна автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче булып эшли, ә Мәвлюдәне Игнатовка больницасына шәфкать туташы итеп алалар. Тынгысыз йөрәкле хуҗабикә гаилә учагын да кадерләп саклый. Хамзиннар дус-тату, матур гына яшәп, өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшит белән Ринат Ульяновск шәһәрендә гомер кичерәләр, ә төпчекләре Рөстәм әтисе белән әнисенә терәк һәм таяныч булып, бистәдә төпләнеп калды. Уллары ата-ана йортында еш булалар, төрле эшләрне башкарырга ярдәм итәләр. Ә әниләре газиз балаларын телеңне йотарлык тәмле пилмән, манты, кәтлит, пәрәмәчләр һәм кулдан кискән токмач ашы белән сыйларга ярата. Искиткеч кунакчыл Хамзиннар йортының ишекләре күп санлы туганнар һәм кардәшләр, дуслары өчен дә һәрвакыт ачык.
2010 елдан Мәвлюдә Якуб кызы Майна район больницасының ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә фельдшер булып хезмәт итә. Ашыгыч ярдәм – әлеге ярдәмне күрсәтми калдыруы мөмкин түгел. Бу ярдәм кешенең гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин. Без медикларга һәрвакыт зур өмет белән мөрәҗәгать итәбез, аларга язмышыбызны ышанып тапшырабыз.
Фельдшер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Ул нинди манипуляцияләр ясый? Беренчедән, пациентны җентекләп карап, тикшереп, авыруның сәбәбен ачыклый, дәвалау ысулларын билгели, үзе белән хастаханәгә алып китә. Фельдшер Мәвлюдә Якуб кызы боларны барысын да оста, бөтен күңелен биреп башкара. Ул үзенең һөнәри белемен арттыру һәм камилләштерү өстендә дә даими рәвештә эшли. Аның матур итеп елмаюы, ягымлы сүзләре, игътибарлы булуы теләсә нинди рецептны да тулыландырып җибәрә. Җылы сүз белән авыруны дәваларга, аякка бастырырга, коткарып калырга мөмкин, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Кешеләрне үлемнән коткарып калуың, аларга үзвакытында медицина ярдәме күрсәтүең, үз профессияңә тугрылыклы булуың, үз өметләреңне һәм Әниеңнең өметләрен аклавың өчен зур рәхмәт сиңа, кадерлебез! Без синең алдыңда түбәнчелек белән башыбызны иябез.
Мәвлюдә Якуб кызы Хамзина 25 июльдә юбилейлы туган көнен билгеләп үтә. Чын күңелдән аңа нык исәнлек, озын гомер һәм гаилә бәхете телибез. Сиңа киләчәктә дә кешелекле, игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, киң күңелле булып калырга насыйп итсен.
Ульяновск, Оренбург, Самара өлкәләреннән һәм Самара шәһәреннән Аюповлар гаиләләре, Ульяновск шәһәреннән Каримовлар гаиләсе, Самара өлкәсеннән Мунзафаровлар, Рахмаевлар гаиләләре.