РЕЙХСТАГТА БУЛГАН ТАНКИСТ
Вәли Әхмәт улы Шәйдуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан
(Башы 28 июнь санында).
Аларга кайвакыт маршта да, хәрби хәрәкәтләр барышында да төзәтү эшләрен башкарырга туры килгән. Т-34 танклары элегрәк кулланышка алынган Т-26 һәм БТларга караганда “капризрак” була, аеруча аларның двигательләре һәм транмиссияләрендә бик күп җитешсезлекләр табыла. Нәкъ шул сәбәпле механик-водительләргә училищеда туплаган белемнәрен һәм беренче көннәреннән үк үзбашка үзләштерә башлаган практик осталыкларын эшкә җигәргә туры килә. Ә менә немец ягы зыян күргән танкларын, хәтта ул зыян кыр шартларында төзәтерлек булса да, сугыш ахырына кадәр ремонтлау өчен заводларга озата торган. Совет танкистлары өчен зыян күргән машиналарын кулдан килгән чаралар белән тиз арада ремонтлау, сафка бастыру һәм кабаттан дошман белән аяусыз сугышу беренче урынга куелган. Ихтимал, немец танкистлары өчен бу хәл гаҗәеп күренеш булгандыр.
Шунысын да әйтергә кирәк, сугыш елларында механик-водительнең машинаны техник яктан тәртиптә тотуы, төзәтә белү сәләте танк экипажының хәрби уңышларында йөртү осталыгы белән бер дәрәҗәдә мөһим роль уйнаган. Шуңа күрә танк экипажының сугыш бәрелешләреннән исән чыгу ихтималы механик-водительның табигый сәләте, зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән бик нык бәйле булган. Танк йөртүченең сугыш кырын яхшы күрүе, реакция тизлеге, мускул координациясе һәм командир командаларын дөрес аңлавы һәм үтәве бик күп очракта экипажның гомерен саклап кала алган. Командирның командаларына килгәндә, аның аяклары механик-водительнең җилкәсе өстендә булган һәм командир танк хәрәкәте белән аяклары ярдәмендә идарә иткән (бу турыда каяндыр укыганымны хәтерләмим, мөгаен, әтинең сөйләп-сөйләп куюлары аша хәтергә салынгандыр). Командир һәм механик-водитель икесе бер организмдай көйле эшләргә тиеш була. Әмма, шунысын да искәртик, һөҗүм вакытында танк командирының максаты дошман өстенә мөмкин кадәр тизрәк ыргылу һәм аны сафтан чыгару булса, механик-водитель, максатка омтылган хәлдә, машинаны һәм экипажны саклап калу, юлны дөрес күрә, сайлый белүне кайгырта. Кайбер сугыш ветераннарының истәлекләреннән күренгәнчә, бер үк төрле ситуациядә тәҗрибәле экипажның исән калу ихтималы тәҗрибәсез экипажга караганда өчтән бер өлешкә зуррак була. Бәрелешләрдә тупланган бай практик тәҗрибә һәм табигый сәләт, бәхәссез, исән калырга ярдәм иткән. Сугышта, бигрәк тә аның югары җитәкче даирәләрендә, теория үтә мөһим, әлбәттә. Ә шулай да “сугыш хәрәкәтләре театры”ның эчендә кайнаучылар өчен, бу очракта танкистлар өчен, дошманның танклары яки башка хәрби көчләре подразделениесе белән бер сугышчан бәрелеш тә училищега караганда күбрәк тәҗрибә биргән. Ике-өч һөҗүмдә катнашу училище тәмамлауга бәрабәр саналган. Әгәр син беренче-икенче бәрелештә исән калгансың икән, димәк, үзеңнең бөтен белемеңне, күзәтүчәнлегеңне, осталыгыңны һәм зирәклегеңне кирәк мәлдә бер йодрыкка туплый алдың – тәҗрибәгә ия булдың дигән сүз.
Минем әти шундыйлардан булгандыр дип уйлыйм. Җәй көннәрендә, ул – комбайнчы, мин комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә, аннан сугыш вакытында танкларның техник җитешсезлекләре турында ишетергә туры килгәләде. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, двигательнең ничек эшләвеннән, төтененнән һәм башка үзгәрешләрдән, трансмиссиянең тавышыннан һәм калтырануыннан машинаның хәл-әхвәлен белеп була дип әйтә иде ул. Әти шулай ук безне – балаларын техникага карата игътибарлы булу кирәклегенә төшендереп үстерде, үз күзәтүләре һәм зирәклеге аша ирешкән тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, подшипнигы туза башлаган агрегатларның подшипник савытында, сырлары йомшара башлаган болт яки гайка өсләрендәге тузанны күрергә, мае булмаган яки мае азайган механизмнардан килгән ят тавышларны ишетә белергә өйрәтте. Боларны һәм башка тормыш тәҗрибәләрен ул балалыктан чыгып җитмәстән бик тиз кереп кителгән һәм сугыш утында өтелгән яшьлек елларыннан ук туплый килгән һәм гомер буена өсти, баета барган бит инде. Сугыш тәмамланып 30–40 ел үтүгә карамастан, әти танкның двигателе һәм башка механизмнарының уңай һәм тискәре якларын яхшы хәтерли иде. Танкның двигателе бик “капризлы” булуы турында чагыштырып әйткәләгәне булды. 1976 елда әти «Алга» колхозына кайткан беренче СК-6 («Колос») комбайнында эшли башлагач, бу сүзләрне ешрак ишетергә туры килде. Әлеге комбайнда да, әти әйткәнчә, танктагы сыман V-рәвешле бик «капризлы» двигатель куелган иде. Әти йөрткән Т-34тә дә В-2-34 маркалы 500 ат көчле 12 цилиндрлы, алюминий корпуслы V-рәвешле двигатель була. Менә шул вакытта, комбайн көйсезләнә башлагач, ул сугышны искә алып, баштагы мәлләрдә, көйләп җибәргәнгә кадәр танк двигателе белән ничек җәфаланганын сөйләгән иде. Минем игътибарымны аның, танк двигателе чисталыкны ярата, вакытында маен, фильтрларын алыштыру кирәк, дигән сүзләре җәлеп итеп, күңелемдә уелып калды. Әлеге шартларны җиренә җиткереп үтәмәгән очракта, сугышчан бәрелешләрдә, маршларда яки җәйге кызуларда двигательгә үзеннән-үзе кабыну куркынычы яный икән. Шундый очрак бер тапкыр ул эшләгән «Колос» комбайны белән дә була. Комбайнның кызган моторына үзеннән-үзе ут каба. Әти моны күреп ала да, тиз арада ком сибеп сүндерә, шул сәбәпле генә комбайн һичнинди зыян күрми. Әти бу хәлдән соң комбайн двигателенә аеруча зур игътибар бирә башлады. Ә теге, ут капкан двигатель, машинаның җиде еллык гарантиясе чыкканчы келтерәп кенә эшләде.
...Вәли Шәйдуллин 1943 елның август-сентябреннән генерал-лейтенант П.А.Ротмистров җитәкләгән 5 нче гвардия танк армиясе сафларында хезмәт итә башлый. Бу армия 1943 елның февралендә оештырыла. 1943 елның июль-августында Курск дугасы өчен барган сугышларда катнаша, зур югалтуларга дучар була. Чынлыкта 5 нче армия ике тулы булмаган немец танк дивизиясе позицияләренә нәтиҗәсез һөҗүм итә, бер көн эчендә 642 танк һәм САУның 53 %ын югалта. Шуннан соң танк армиясен тиз арада тулыландырып, 1943 елның августында Белгород һәм Харьков һөҗүм операцияләре барышында генерал И.М.Манагаровның 53 нче армиясе тарафыннан оборона чикләрен җимерүне тәмамлау өчен сугышка кертәләр. Харьковны азат итү өчен барган сугышларда (совет ягы мәгълүматлары буенча) 5 нче гвардия танк армиясе 324 танкын югалта, шулай ук 110 танк җитди зыян күрә. 1943 елның август ахырында Харьков янында тулысынча диярлек юк ителгән 5 нче армия Ставка резервына, икенче тапкыр үзгәртеп төзү өчен чыгарыла. Нәкъ шул вакытта Генераль штаб резервында булган, әти дә хезмәт иткән хәрби берәмлек 5 нче танк армиясе составына бирелә. Тылга киткәннән соң ай ярымнан 5 нче гвардия танк армиясе 1943 елның 15 октябрендә Днепр аша чыгып, сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын дәвам итә. Без үзебезгә риторик сорау бирик: ул вакытта «яшь танкистлар» сугышка әзер булалармы? Аларга «тәҗрибәле политработниклар» оештырган «Ленин Комсомолының 25 еллыгын лаеклы каршылау хәрәкәте» нык ярдәм иттеме икән? Шулай итеп, тулысынча оешып бетмәгән, «дары исе иснәмәгән» танкистлар белән тулыландырылган 5 нче армияне яңадан сугышка ташлыйлар.
1943 елның 15 октябреннән 9 декабренә кадәр 5 нче танк армиясе Кривой Рог (Украина) юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1944 елның 5–6 гыйнварында – Кировоград, 24 гыйнварыннан 17 февраленә кадәр – Корсунь-Шевченко, 5 мартыннан 17 апреленә кадәр – Умань-Ботошаны һөҗүм операцияләрендә катнаша. Бертуктаусыз барган бу операцияләр барышында армия гаскәрләре сугышлар белән 500 км тирәсе юл уза. Шушы сугышларның берсендә әти хезмәт иткән танклар хәрби берәмлеге бер биеклекне алу вакытында немец «тигр»лары засадасына эләгә һәм алар совет танкларына шактый зур зыян китерәләр. Шулар арасында аларныкы да була. Әлеге сугыштан соң әти үзе йөрткән танкны төзәтеп сафка бастыра һәм бу машина башка һөҗүмнәрдә дә катнаша.
1944 елның июнь-июлендә Вәли Шәйдуллин Белоруссияне азат итүгә юнәлтелгән “Багратион” һөҗүм операциясендә катнаша. Шул канкойгыч сугышның соңгы көннәрендә, июль башында әнкәсеннән, ягъни Оркыя әбидән әтисе Әхмәт бабабызның кар астында калган ашлыктан пешерелгән икмәк ашап агуланып, апрель аенда әспә (септик ангина) авыруыннан үлүе турында кайгылы хәбәр ала. Шул елны Лабит һәм тирә-як авылларда ачлыктан интеккән шактый кеше әспәдән кырыла.
1944 елның 5–20 июлендә бронетанк гаскәре маршалы П.А.Ротмистров җитәкчелегендә 5 нче армия Вильнюс һөҗүм операциясе барышында Литваны азат итүдә катнаша. Шул хәрби операция барышындагы ике көнлек сугышларда танк армиясе П.А.Ротмистров гаебе белән зур югалтуларга дучар була. Әлеге аяныч хәл фронт командующие армия генералы И.Д.Черняховский таләбе белән 8 августта маршалның армия командующие вазифасыннан азат ителүенә һәм 18 августта бронетанк гаскәрләре генерал-лейтенанты М.Д.Соломатин белән алыштырылуына сәбәп була.
1944 елның 26 июленнән 5 нче танк армиясенең кайбер берләшмәләре Литва территориясен азат итүне тәмамлау һәм Көнчыгыш Пруссия чикләренә чыгу максатыннан һөҗүм сугышлары алып баралар. Шул елның 5–22 октябрендә дәвам иткән Мемель һөҗүм операциясе барышында, 20 октябрьдә, 5 нче танк армиясе Югары Башкомандование Ставкасы резервына чыгарыла, 1945 елның 8 гыйнварыннан 2 нче Белоруссия фронты составына кертелә. 1945 елның апрель башында 98 нче укчы корпус һәм 1 нче поляк танк бригадасы белән бергә Висла елгасы тамагы районында немец гаскәрләре калдыклары белән сугышлар алып бара һәм Җиңү көнен шунда каршылый.
Кайбер мәгълүматлардан билгеле булганча, 1944 елда Литва өчен сугышлар барышында Вәли Шәйдуллинны, белгеч буларак, вакытлыча аерым ремонт-төзекләндерү батальонына жибәрәләр, чөнки сугышның соңгы елларында Т-34 һәм КВ танкларының двигательләре һәм агрегатларының эшчәнлек ресурслары шактый кими, шул сәбәпле алар күпләп җимерелә һәм сафтан чыга башлый. Бу бронетанк техникасын ремонтлау өчен белгечләр мәсьәләсе бик кискен торган чор була. Ремонт-төзекләндерү эшләрен башкару өчен төрле гаскәри берәмлекләрдән сәләтле механикларны, ремонтчыларны, токарьларны, механик-водительләрне һәм башка белгечләрне махсус бригадаларга җыя башлыйлар. Шушы эшләр барышында әтинең механик-конструкторлык сәләте тагын да ачыла төшә. Ул «Кызыл пролетарий» дип аталган зур токарь-винторез станогында эшли. 1944 елның 27 октябрендә тутырылган «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә тәкъдим итү документында аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Анда кече сержант В.Ә.Шәйдуллин турында: «Хәзерге вакытта летучка бригадиры. Эшләгәндә ул үзен иң яхшы һәм булдыклы токарь бригадирларының берсе итеп күрсәтте. Үзенең токарь станогында аз литражлы двигательләрнең цилиндрларын эшкәртү, "Студебеккер" автомашинасының тормоз цилиндры клапанын ясау һәм "Форд-6" автомашинасының поршеньнәрен эшкәртү өчен җайланмалар ясады. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген 12 %ка арттырырга мөмкинлек бирде. Иптәш Шәйдуллин җитештерү планын ай саен 150-160 %ка үти. Аның җитәкчелегендәге бригада җитештерү планын ай саен үти. Иптәш Шәйдуллин кыр шартларының авырлыгын исәпкә алмыйча, үзен тулысынча эшкә багышлый. Яхшы эшләгәне өчен өч Мактау хаты бар. Идеологик яктан нык, әхлакый яктан тотнаклы, Ленин-Сталин партиясе һәм социалистик Ватан эшенә тугры. Иптәш Шәйдуллин хөкүмәтнең «Сугышчан казанышлары өчен» медалена лаек», диелә һәм майор Королев, подполковник Локшин тарафыннан имзалана. Вәли Шәйдуллинга бирелгән сыйфатлама аның ышанычлы булуын, осталыгын һәм зирәклеген бик ачык күрсәтә. Шунысын да әйтик, хөкүмәтнең бу бүләге, «Батырлык өчен» медаль белән беррәттән, совет солдатлары өчен бик абруйлы медаль санала. Сугыш елларында Кызыл Армия сафларына чакырылган 34 миллион 476 мең кешедән бары тик 5 миллионы гына «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Вәли Шәйдуллин 1947 елның көзенә кадәр совет хәрби-төзелеш подразделениеләре составында төрле илләрдә хезмәт итә, халык хуҗалыгын торгызуда актив катнаша. Шул елларда ул хезмәт урынында гына түгел, солдат хәрби көнкүрешендә дә үзенең техник яктан талантын күрсәтә. Үзе белән хезмәт итүче хәрбиләрнең көнкүрешен яхшырту һәм ризык табу максатында да тырышлык куя. Буш вакытларында әти металлдан төрле эшләнмәләр (кастрюль, кружка, тәлинкә һәм башка савытлар) ясый. Бергә хезмәт итүче иптәшләре шул эшләмәләрне базарда саталар яисә азык-төлеккә, кием-салымга һәм башка кирәк-яракка алыштыралар. Сатудан кергән акчаның күпчелек өлеше ризыкка тотыла, чөнки әлеге хәрби берәмлекләрдә эшләүче солдатлар өй ашларын (коймак, пәрәмәч һәм башка он-ит, баллы кондитер әйберләре) тансыклый башлыйлар. Бу эшнең иң авыр өлеше әтигә туры килә, әлбәттә. Ул алюминий тимер-томырны учакта эретеп, үзе ясаган формаларга сала һәм шул болванкаларны токарь станогында эшкәртеп, аларга тоткычлар һәм “аяклар” беркетә, капкачлар ясый. Әти шул чорда алюминий эретмәсеннән кырыну өчен ясаган сабын савыты өйдә һаман саклана.
(Ахыры бар).
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы.