Халыкара ислам бизнесы форумы
27 июльдә Ульяновск шәһәренең “Кошелев конгресс-холл” мәйданчыгында Халыкара ислам бизнесы форумы узачак. Анда тышкы сәүдәне ныгытуга, ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итүгә һәм хәләл индустриясен үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралыр дип көтелә.
Халыкара форумда логистика өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар, Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе, Ислам азык-төлек промышленносте ассоциациясе, Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы, Глобаль ислам финанс университеты вәкилләре катнашырга җыеналар.
Ислам бизнесы форумы мәйданчыгында бизнес өчен финансларга, бизнес буенча белем алуга, дәүләт ярдәменә һәм яңа логистик карарларга багышланган профильле сессияләр үткәрү күздә тотыла. Ә пленар утырышта ислам илләре белән хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләре билгеләнәчәк.
“Ислам дәүләтләре безнең өчен һәрвакытта да мөһим сәүдә партнерлары булдылар һәм хәзер дә ышанычлы партнерлар булып калалар, алар белән экономик хезмәттәшлегебез елдан-ел киңәя бара. Ульяновск товарларының күпчелек өлеше шушы илләргә экспортка җибәрелә. Хәзерге вакытта Губернатор Алексей Русских инициативасы буенча “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” дип аталган масштаблы логистик проект уңышлы гына тормышка ашырыла. Без дилерлык үзәкләре санын арттырабыз, бүген алар Үзбәкстан белән Казахстанда эшләп килә”,- ди Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов.
Әлеге чарада катнашу өчен ислам форумының рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.
Халыкара форум “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты кысаларында Ульяновскиның “Мой бизнес” үзәге ярдәмендә үткәрелә.