“Ульяновск – Казан” поезды
Бер ел эчендә “Ульяновск – Казан” шәһәр яны поезды 54 меңгә якын пассажир ташыган.
“Ульяновск – Казан” шәһәр яны поезды 2023 елның июнендә йөри башлады. Куйбышев тимер юлының Идел-Кама территориаль идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге поезд бер ел эчендә 53,8 пассажир ташыган.
Хәзерге вакытта 6752/6754 номерлы Ульяновск – Центральный – Казан поезды башлангыч станциядән дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 7 сәгать 55 минутта кузгалып китеп, Татарстан Республикасы башкаласына 11 сәгать 30 минутта барып җитә. Ә 6751/6753 номерлы Казан – Ульяновск – Центральный поезды сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14 сәгать 19 минутта Казаннан кузгалып китеп, Ульяновскига 19 сәгать 58 минутта килеп җитә.
Әлеге шәһәр яны поезды Яшел Үзән, Свияжск, Албаба, Утяшки, Кубня, Шушерма, Куланга, Карамасары, Ключи, Каратун, Кильдуразы, Черки-Кильдуразы, Лощи, Буа, Бюрганы, Бурундуки, Елхово (Кәшә), Цильна, Лаишевка һәм Ульяновск-3 станцияләрендә тукталыш ясый.