“Дворянская” агрофирмасыннан – СВО зонасына

Президент Владимир Путин әйтүенчә, Россия халкының теләктәшлек күрсәтүе, һәрьяклап ярдәм итүе СВО сугышчыларына көч һәм дәрт өсти, канатлар куя.

Шушы көннәрдә генә Радищево районының “Дворянская” агрофирмасы һәм “Агроинвест” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре СВО – махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан ир-егетләргә УАЗ автомобиле тапшырдылар.

“Бензин белән заправить иткән, шулай ук күчтәнәчләр, фермерларыбыз үзләре җитештергән үсемлек мае белән шыплап тутырылган УАЗ автомобиле алгы сызыкка – передовойга юл тотты. Батыр, тәвәккәл ир-егетләребез, үзләренең газиз гомерләрен куркыныч астына куеп, Туган ил, Ватан, безнең өчен сугышалар. Аларга бездән ярдәм бик тә кирәк”,- дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Александр Белотелов.