Губернатор кайгы уртаклашты
Алексей Русских Россиянең көньягында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышы Россиянең көньягында килеп чыккан фаҗигале хәлләр барышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Ульяновск өлкәсе Севастополь һәм Дагестан белән бергә кайгы-хәсрәт кичерә.
“Шушы явызлык артында торучылар, барча гаепле кешеләр закон тарафыннан җавапка тартылырлар дип ышанам. Өлкә халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, ә зыян күрүчеләрнең тиз арада савыгуларын телим”,- диде Губернатор Алексей Русских.
Губернатор милләтара һәм динара бердәмлекне саклап калу кирәклеге турында искә төшерде.
“Без бергә һәм бердәм булырга тиеш, дошманнарның пычрак провокацияләренә бирелергә ярамый. Безгә бердәмлегебезне тагын да көчәйтергә һәм Туган илебезне ныгыту өстендә бөтен көчебезне куеп эшләргә кирәк”,- диде регион башлыгы.