БРИКС уеннарында җиңгән Артур Хәкимов: «Мондый зур турнирда беренче тапкыр катнаштым»

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 65 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Ульяновск көрәшчесе Артур Хәкимов «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде. 

«Мин үзем Ульяновск өлкәсенең Үрән авылыннан. БРИКС уеннарында өлкәбездән бердәнбер катнашучы. Шуңа да мин икеләтә җаваплылык хисе белән килдем. Үзебезнең спорт төре – көрәштә катнашуым белән дә бәхетле. Гомумән, көрәшебезнең шушындый ярышларда тәкъдим ителүе белән горурланам. Мондый зур турнирда тәүге тапкыр катнашам. Россия чемпионаты да шәп уза, ләкин монда мохит башкачарак», – диде ул.

Артур Хәкимов финал алышында Үзбәкстан вәкиле Данияр Абдурохмоновтан өстен чыкты.