Балаларның җәйге каникуллары

Ульяновск өлкәсендә 30,5 мең мәктәп укучысы җәйге сәламәтләндерү лагерьларында беренче сменада ял иткән.

“Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе дәвам итә. Барлыгы 54 меңнән артык бала шәһәр читендәге лагерьларда, мәктәпләр карамагындагы һәм палаткалы лагерьларда ял итеп, сәламәтлеген ныгытыр, көч туплар, уңай тәэсирләр алыр дип көтелә. Бүген бездә барлыгы 535 лагерь эшләп килә. Безнең алдыбызда малайлар һәм кызларга рәхәтләнеп ял итү, белемнәрен арттыру өчен уңай шартлар тудыру, куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы тора. Сәламәтләндерү лагерьларының матди-техник базасын яңартырга кирәк. “Юность” сәламәтләндерү – белем бирү үзәгендә быел ук инде балалар яңа заманча корпуста ял итәләр. Әлеге корпус федераль проект кысаларында сафка бастырылды”,- диде Губернатор Алексей Русских төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында.
Төбәгебез территориясендә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 28 майда старт алды. Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә 25 шәһәр читендәге лагерь, 347 мәктәп лагеры, 112 хезмәт һәм ял итү лагеры, Барыш районында палаткалы лагерь эшләп килә.

“Беренче сменада балалар лагерьларында 30,5 мең малай һәм кыз ял итте. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шәһәр читендәге лагерьларда һәм коррекцион мәктәпләр базасында инклюзивлы сменалар оештырылган иде”,-  ди өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.