29 июнь – Яшьләр көне

Кадерле ульяновскилылар, егетләр һәм кызлар! Чын күңелдән сезне Яшьләр көне белән котлыйм!

Яшьлек – ул көч-дәрт ташып торган, омтылышлар һәм өмет-ышанычлар белән тулы булган иң күркәм чак. Сез – илебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы һәм иминлеге сезнең кылган эш-гамәлләрегезгә бәйле. Бүген сез белем аласыз, яңа нәрсәләрне үзләштерәсез, үзегезнең хыялларыгызны чынбарлыкка әверелдерәсез. Сезнең инициативалы булуыгыз, энтузиазмыгыз һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләвегез сокландыра.

Бу көнне без яшь кешеләрне берләштереп, аларның омтылышларын конструктив юнәлештә җибәрүче яшьләр оешмаларына һәм волонтерлык хәрәкәтләренә рәхмәт белдерәбез. Төбәгебез территориясендә Россия яшьләр союзының, Россия студентлар отрядларының һәм Беренчеләр хәрәкәтенең региональ бүлекчәләре, “Яшьләр йорты” дип аталган күп функцияле үзәк, доброволецлар хәрәкәтен җәелдерү буенча “Бәхетле регион” ресурс үзәге һәм башкалар эшләп килә. Ульяновск өлкәсенең 100 меңнән артык яшь кешесе шушы оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

Яшьләр сәясәте – безнең төбәк өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Без яшьләрнең һәрьяклап үсеше, аларга белем алу, эшкә урнашу, социаль һәм мәдәни инициативаларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз. Сез шушы бирелгән барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырсыз, үзегезнең талантыгызны үстерү өстендә эшләрсез, куйган максатларыгызга ирешерсез, кече Ватаныбыз белән Туган илебез үсешенә сизелерлек өлеш кертерсез дип ышанам.

Кадерле дуслар! Сезгә сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энтузиазм һәм үз-үзегезгә ышаныч телим.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.