Әзәрбәйҗан белән элемтәләр ныгый

Губернатор Алексей Русских җитәкчелегендәге бизнес-делегация Әзәрбәйҗан Республикасында эш сәфәрендә булып кайтты.

“Без “Әзәрбәйҗан тимер юллары” ширкате рәисе Ровшан Рустамов белән эшлекле сөйләшүләр үткәрдек. Әзәрбәйҗандагы партнерларыбыз һәм РЖД белән берлектә блок-поездыбыз маршрутын рәсмиләштерү эшләрен төгәлләп киләбез. “Төньяк-Көньяк” халыкара транспорт коридоры өчен бик тә мөһим булган проектны тормышка ашыруда яклау таптык. Президентыбыз Владимир Путин әлеге коридорны үстерү кирәклеге турында белдергән иде. Дус илләр белән товар әйләнешен арттыра бару өчен Ульяновск өлкәсе экономикасына даими маршрут кирәк. Шулай ук мәдәни-гуманитар сферада хезмәттәшлек итү юлларын билгеләдек. Без Әзәрбәйҗандагы пациентларны Димитровградның медицина радиологиясе федераль үзәгендә дәваларга тәкъдим иттек. Бу юнәлештә Беларусь Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез инде”,- диде Губернатор.

Ульяновск өлкәсеннән Бакуга бизнес-делегация составында 13 промышленность һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре барган. Алар Әзәрбәйҗандагы партнерлары белән сәүдә-экономик элемтәләрне ныгыту турында килешкәннәр.