Тигез юллардан йөрербез
Ульяновск өлкәсендә юл-төзелеш сезоны дәвам итә.
“Хәзерге вакытта “Имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча 13 объектта ремонт эшләре бара, аларның озынлыгы 46 километр тәшкил итә. Быел муниципаль берәмлекләрдәге 300 километр юлны яхшырту, тәртипкә китерү бурычы куябыз. Проблемалы участоклар исемлеге гражданнарның хакимият органнарына мөрәҗәгатьләре нигезендә әзерләнде. Шулай ук “Мой двор” дип аталган яңа программа старт алды – кварталлар һәм йорт территорияләре эчендәге 200гә якын объектны яңарту күздә тотыла. Федераль үзәк ярдәмен дә исәпкә алып, быел өлкә буенча 400 километр юл ремонтлачак”,- дип белдерде Алексей Русских төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында.
Хәзерге вакытта Чардаклы районында ике участокта автомобиль юлларын яңарту эшләре тәмамланган. 13 объектта асфальт җәю эшләре дәвам итә. Ульяновск шәһәрендәге дүрт объектта ремонтка керешкәннәр. Менә өченче ел рәттән илкүләм проект буенча ясалма корылмалар капиталь ремонтлана. Ике ел эчендә 14 күпер яңартылган. Быел Николаевка, Иске Кулаткы, Мәләкәс, Павловка районнарындагы 14 объектны ремонт көтә. Бүгенге көндә Новоспасское районының Самайкино авылында Томышовка елгасы аркылы күпердә капиталь ремонт эшләре тулы көченә бара.