Рифат Төньяк полюска җыена
Димитровград мәктәбенең 10 класс укучысы Рифат Ахметзянов “Ледокол знаний” дип исемләнгән федераль конкурсның финалына узган. Тиздән ул Төньяк полюска экспедициягә барырга җыена.
Рифат фәнни-агарту проектының ярымфинал сынауларын уңышлы үткән. Аның көндәшләре – Россия мәктәпләрендә белем алучы 30 меңнән артык укучы, шуларның 5 меңе – Идел буе федераль округы вәкилләре.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы командасы башка округлар командалары белән интеллектуаль уенда көрәшү өчен Мәскәүгә барачак. Финалда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән дүрт команда вәкилләре Төньяк полюска Росатомның арктик экспедициясенә барыр дип көтелә.
Әлеге проект “Росатом” дәүләт корпорациясе ярдәмендә тормышка ашырыла.