“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”

Алексей Русских “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә старт бирде. Әлеге акция кысаларында ел саен төбәктәге 20 меңнән артык балага яңа уку елына әзерләнүдә кирәкле ярдәм күрсәтелә.

“Төбәгебездә балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән 45 чара гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, балаларның сәламәтлеген саклауга һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга да зур игътибар бирәбез. Быел бездә 25 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагере, 131 балалар хезмәт һәм ял лагере, дүрт палата тибындагы лагерь эшләячәк. Җәй айларында 55 мең тирәсе бала рәхәтләнеп ял итеп, сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә. Ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дә моңа булышлык күрсәтәчәк”,- дип белдерде өлкә Губернаторы.

Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, узган елда хәйриячелек акциясе кысаларында 25 меңгә якын балага ярдәм күрсәтелгән.

“Үткән елда беренче тапкыр СВОда катнашучы якташларыбызның балаларына ярдәм күрсәтелде. Балаларга 9 меңнән артык мәктәп формасы, 9,5 мең канцелярия товарлары наборы, укучы букчалары, ике мең тирәсе спорт формасы тапшырылды”,- ди социаль үсеш министры Дмитрий Батраков.