Гиматдиновлар өлкә конкурсында җиңгән

Губернатор Алексей Русских “Хобби парк” гаилә иҗаты өлкә фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде.

“Хобби парк” фестивале гаилә кыйммәтләрен саклап калу, бергәләп иҗат итүне популярлаштыру, балаларны һәм аларның әти-әниләрен актив мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү максатында үткәрелә. Бәйгедә җиңүчеләрне “Иң мавыгучан гаилә”, “Спортны яратучы гаилә” һәм “Мәдәни традицияләр” номинацияләрендә билгелиләр.

“Быел әлеге проектта өлкәнең ун меңнән артык гаиләсе катнашты. Ә бүгенге чара конкурсның барлык сынауларын да уңышлы узган 81 команданы берләштерде. Алар үзләренең иҗади, интеллектуаль, спорттагы һәм уйлап табудагы сәләтләрен күрсәттеләр”,- дип белдерде Алексей Русских.

Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылыннан Гиматдиновлар гаиләсе “Иң мавыгучан гаилә” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Галия белән Илдар һәм аларның балалары Илсаф, Ясминә иҗади конкурсның барлык биремнәрен дә уңышлы үтәгәннәр. Губернатор Алексей Русских Гиматдиновлар гаиләсенә ВДНХга “Россия” күргәзмәсенә бару өчен сертификат һәм велосипед тапшырды.