Язгы ярминкәләр башланды

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алты меңнән артык ульяновскилы булып киткән.

Узган шимбәдә Тимерьюл районының Гай проспектында җәелеп киткән беренче язгы ярминкәдә фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә иттеләр. Алар белән өлкә Хөкүмәте рәисе Владимир Разумков аралашты.

“Ульяновск өлкәсе районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр шәһәр халкына үзләренең сыйфатлы продукциясен тәкъдим иттеләр. Сөт продукциясе белән крафтлы сырларга, төрле итләргә, шикәр комы белән яшелчәләргә ихтыяҗ аеруча зур иде. Беренче ярминкәдә барлыгы сигез миллион сумлык товар сатылган”,- ди өлкәнең АПК һәм авыл территорияләре үсеше министры Алексей Леушкин.

Язгы ярминкәдә тавык йомыркасын 85 сумнан (кибеттә – 100-120 сум), 1 литр сөтне 65 сумнан (кибеттә – 67-75 сум), суганны 20-24 сумнан (кибеттә – 29-37 сум), бәрәңгене 20-24 сумнан (кибеттә – 20-26 сум), кәбестәне 30-32 сумнан (кибеттә – 34-42 сум), шикәр комын 62 сумнан (1 кг) сатып алырга мөмкин иде.

Киләсе шимбәдә, 30 мартта, язгы ярминкә Ленин районының Минаев урамында узар дип көтелә.