Спортчылар уңышлары белән шатландыра

Узган елда Ульяновск өлкәсе спортчылары бөтенроссия һәм халыкара ареналарда 1567 медаль алу бәхетенә ирешкән.

Өлкә физик культура һәм спорт министрлыгының коллегия утырышы узды. Анда Губернатор Алексей Русских катнашты.

“Физик культура һәм спорт үсешенә, якташларыбызның сәламәтлеген ныгытуга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, Ульяновск өлкәсенең уңай имиджын булдыруга зур өлеш кертүегез, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт белдерәм. Уртак тырышлыгыбызның төп нәтиҗәсе буларак, хәзерге вакытта төбәк халкының 58 проценттан артыгы даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Һәм без моның белән генә чикләнеп калмабыз дип өметләнәм”,- диде төбәгебез башлыгы.

Спорт һәм физик культура министры Николай Скобелин әйтүенчә, бездә массакүләм спорт чаралары даими рәвештә үткәрелә, шуңа күрә физик культурага тартылучылар саны елдан-ел арта бара. “Россия чаңгы юлы”, “Милләтләр кроссы” бөтенроссия спорт акцияләре, “Мәктәпләргә баскетбол, мини-футбол, волейбол” проектлары, спартакиадалар, “Авыл спорт уеннары”, фестивальләр, тематик спорт бәйрәмнәре төрле буын вәкилләре арасында хәзер аеруча популяр булып санала. Ә Президент Владимир Путин инициативасы белән яңартылган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексы балалар һәм яшьләргә спорт һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү мөмкинлеге тудыра. 2023 елда Ульяновск өлкәсендә 11505 кеше ГТО хәрәкәтенә кушылган, шуларның 9606сы нормативларны үтәүдә катнашкан һәм 6535 кеше билге алган инде. Узган елда Ульяновск өлкәсе спортчылары бөтенроссия һәм халыкара ареналарда 1567 медаль алу бәхетенә иреште, дип белдерде өлкә министры.