Дин әһелләре – колониядә

Мәләкәс, Яңа Малыклы һәм Иске Майна районнары имам-ахуны Ильяс хәзрәт Мухутдинов белән УФСИН башлыгының дингә ышанучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе протоиерей Святослав Еренков Димитровградның 3 нче төзәтү колониясендә булдылар.

Дини конфессияләр вәкилләре өлкәнең УФСИН башлыгы вазыйфаларын башкаручы эчке хезмәт полковнигы Станислав Акимов һәм төрмә начальнигы Александр Логинов белән бергә хөкем ителгәннәр утырган камераларны карап чыктылар.

“Хөкем ителгәннәр дин әһелләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм режимлы учреждение шартларында төрле ситуацияләрдә дөрес юлны ничек итеп сайлау кирәклеге турында киңәшләр сорадылар. Ә сораулар күбрәге ашау-эчүне чикләүче мөселманнарның изге Рамазан аена һәм православие динендәгеләрнең Бөек уразасына (Великий пост) кагылышлы иде. Протоиерей Святослав Еренков һәм Мәләкәс, Яңа Малыклы, Иске Майна районнарының имам-ахуны Ильяс хәзрәт Мухутдинов хөкем ителгәннәргә режим таләпләрен бозмыйча гына ураза тоту тәртибен аңлаттылар”,- дип хәбәр итә УФСИНның матбугат хезмәте.