15 яшьлек Ислам: “Башта кешеләрне чыгардым, үзем…”

22 мартта булган терактта “Крокус Сити Холл”да эшләүче 15 яшьлек Ислам Хәлилов 100дән артык кешене коткарган. “Башкаларның гомерен корбан итеп, берни эшләмичә кала алмадым”,- дип сөйләгән ул “360” телеканалына.

“Крокус Сити Холл”дагы гардеробта эшләүче 15 яшьлек Ислам сөйләвенчә, ул кешеләрне инструкция буенча коткарган.

- Мин ничек кирәк, шулай эшләдем. Безгә алдан ук инструкция уздырганнар иде. Шуңа да мин әзер идем, кирәкле чараларны вакытында күрдем. Булдыра алган кадәр кешеләргә чыгарга ярдәм иттем,- дип сөйләгән ул.

Ислам террористларның берсен үз күзләре белән күргән. Аның алдында бер ир-атны үтергәннәр.

- Кешеләр ашыга, йөгерешә башлады. Аларны аңларга була, билгеле. Мин башта кешеләрне чыгардым, артымда берәү дә калмаганына инанганнан соң, үзем алар артыннан чыктым,- дип сөйләгән Ислам.

“360” телеканалы егетнең әти-әнисе белән дә аралашкан.

- Өйгә кайтты да: “Әни, нигә телефонны алмыйсыз? Мин сезгә видео җибәрдем”,- дип кычкыра башлады. Мин шокта: улыбыз калтырана, үзе салкын. Мин ул терактны телевизордан гына күрдем. Шуннан соң гына улымның да шул вакыйгалар эчендә булуын күз алдына китердем. Ул исән-сау кайткач, шатлыктан еладым,- дип сөйләгән Исламның әнисе.

Әтисе улын фашистлар белән көрәшкән бабасына тиңли.

- Ул бабасына охшаган,- дигән ул.

Лилия ГЫЙМАЗОВА.