Татар дөньясында
Шыгырданда ифтар
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасында булды.
Биредә Шыгырдан авылының дүрт мәйданчыгында республикакүләм ифтарлар узды. Мәйданчыклар үзара телекүпер белән тоташтырылды. Васил Шәйхразыев ифтарда катнашучыларны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.
“Яз гүзәле-2024”
Казанның “Пирамида” концертлар залында «Яз гүзәле-2024» җиңүчесен ачыкладылар. Проект инде унбишенче тапкыр үткәрелә.
Быел финалга бөтен Идел буе федераль округыннан 30 кыз чыкты. Бу шактый зур сан. «Яз гүзәле-2024» үз эченә читтән торып сайлап алуны, килеп катнашу этабын һәм финалны ала. Катнашучылар арасында Казан, Уфа, Чаллы, хәтта Әстерхан, Пермь, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Саранск студентлары да бар иде.
Быелгы бәйгенең җиңүчесе итеп Самара өлкәсеннән Фәрзәнә Мәхмүтова танылды. Узган елгы «Яз гүзәле» Сөмбел Гәзизова аңа калфак белән хәситә кидерде. Фәрзәнә – Самара дәүләт педагогия университеты студенты, өстәвенә, ул Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе һәм Татар яшьләре көннәре лидеры да булып тора.
Алты гаиләгә – суыткычлар
Курган өлкәсенең узган ел янгыннан зыян күргән Йолдыз авылына Бөтендөнья татар конгрессы даими рәвештә ярдәм итеп тора.
Авылдагы төзелеш эшләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзе контрольдә тотты. 22 март көнне изге Рамазан аеның җомга көнендә Йолдыз авылында яшәүче алты гаиләгә суыткычлар китерделәр. Авыл халкы мондый зур ярдәмгә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде.
Балтыйк буе Сабан туе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә булды.
Биредә Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Калининград өлкәсе Хөкүмәт әгъзалары һәм Калининград шәһәре башлыгы Олег Аминов катнашты.
Данис Шакиров Сабантуй буласы урыннарны карады. Утырыш барышында Балтыйк буе Сабан туе 2024 елның 13 июлендә үткәреләчәк дигән карар кабул ителде.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.