“Аллаһ явызлык корбаннарының рухын тынычландырсын”

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт белән бәйле хәл буенча мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.  

Россия мөселманнары башлыгы барлык дин тотучылар исеменнән «каты ачу һәм булган хәлләрне каты хөкем итү» турында белдерде. Ул терактны «кешелеккә каршы явызлыкның бик усал гамәле» дип атады.

"Аллаһы Тәгаләдән бу кешелексез явызлык корбаннарының рухын тынычландыруын һәм зыян күргән барлык кешеләрнең тизрәк савыгуын сорыйбыз", – диде Баш мөфти, һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып.

Тәлгать Таҗетдин шулай ук россиялеләрне экстремистлык һәм террорчылыкка каршы көрәштә көчләрен берләштерергә чакырды, бу күренешләрне «кешелекнең хәзерге чумасы» дип атады.

“Хаос һәм низаглар тудырып, алар Бөек Ватан — Россия киңлекләрендә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны бозарга тырыша",- дип нәтиҗә ясады Баш мөфти.