Ак юл калды сызылып артыңнан...
СВО зонасында батырларча һәлак булган классташым, якын дустым Илдус Махмутовның якты истәлегенә.
Кинәт киттең безнең арабыздан,
Көтмәгәндә, төреп сагышка.
Якты йолдыз сыман атылдың да,
Ак юл калды сызылып артыңнан.
Бик тә әрсез идең үскән чакта,
Шуклык та читләп үтмәде.
Тик күңелең һәрчак ачык булып,
Һичкемне дә дошман итмәдең.
Алга сөреп яшьтән кыюлыгың,
Авырлыкка башың имәдең.
Өч ел Әфган сугышында көеп,
Ни газаплы юллар үтмәдең...
Күкрәк тулы орден-медальләрең
Батырлыгың ачык исбатлый.
Үз антына тугры калган солдат,
Булмас иде сиңа сокланмый.
Авылыбызның иң-иң мәртәбәле,
Олы җанлы, күркәм кешесе.
Һәр гамәлең корып изгелеккә,
Нур таратты күңелең көзгесе.
Олы үрнәк булып яшь буынга,
Ватанпәрвәрлегең үз итеп,
Газиз илең сөя белү серен
Җайлап сабыйларга җиткердең.
Классташыбыз, якын дускаебыз,
Инде бакыйлыкта сәфәрең.
Онытылмый безнең күңелләрдә,
Юксындырып һәрчак яшәрсең.
Якты рухың каршы алсын Раббым,
Ачык итеп оҗмах ишеген.
Сүнми яшәр безнең йөрәкләрдә
Синең күркәм, затлы исемең.
Дамир ӘХМӘТҖАНОВ,
Яңа Кәкерле-Ульяновск.