Авылыбыз җитәкчесенә рәхмәт!

Чардаклы районы Үрән авылы хакимият җитәкчесе Илдус Хәбибуллин һәркем сокланырлык изге эшләр башкара.

Бүген авылларның яшәеше һәм үсеше җирле җитәкчеләрнең эшне оештыра белү осталыгыннан тора. Безнең Үрән авылында ике ел элек бу эшкә Илдус Исмәгыйль улы Хәбибуллин билгеләнде. Баштагы мәлдә халык, шундый җаваплы эшне ничек башкарыр, көче җитәрме, булдыра алырмы икән, дип аңа бераз сынап карады. Ә авыл җитәкчесе тырышлыгының уңай нәтиҗәләре озак көттермәде.

Ул яңа урында эшне Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл – обелискны төзекләндерүдән башлап җибәрде. Һәйкәл янындагы мәйданчыкны куаклардан һәм чүп-чардан чистарту эшләрен өмә җыеп башкарды. Авыл мәктәбе укытучылары һәм укучылары һәйкәл тирәсен тәртипкә китереп, искиткеч матур чәчәкләр утырттылар. Аннары Илдус Исмәгыйль улы һәйкәлгә илтә торган юлга асфальт җәйдерү һәм сквер булдыру чарасын күрде. Берүк вакытта мәктәп һәм мәдәният йорты коймаларын яңарту, хоккей мәйданчыгын ремонтлау эшләре дә сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарылды. Һәйкәл янындагы скверыбыз хәзер һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Авылыбыз җитәкчесе тырышлыгы нәтиҗәсендә сквер койма белән тотып алынды һәм янәшәдәге балалар мәйданчыгы яңартылды. Скверда утырып ял итәргә теләүчеләргә эскәмияләр барлыкка килде, кич белән караңгы булмасын өчен яктырткычлар куелды. Бүген скверыбыз әкияти почмакны хәтерләтә. Шулай ук мәктәп урамына һәм беренче урамга асфальт юл салынды. Авыл халкы, ата-аналар һәм балалар моңа бик тә шатландылар инде.

Авылыбыз җитәкчесе тәкъдиме белән без барыбыз да “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясенә кушылдык. Үрәннең уңган, аш-суга оста апалары бергә җыелып, токмач кисәләр. Илдус Исмәгыйль улы әлеге токмачны һәм халыктан җыелган башка төрле гуманитар ярдәмне СВО – махсус хәрби операция зонасына, якташларыбызга озата.

Болар барысы да авыл халкы күмәкләшеп, бергәләп башкарган зур эшләр генә әле. Ә күпме эшләр турында халык хәтта белмичә һәм ишетмичә дә кала. Кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр башкарыла.

Әле шушы көннәрдә генә авыл китапханәчесе Эльвира Кәримова белән берлектә библиотекага районнан 300 данә китап кайтартылган. Эльвирабыз халык укысын, китапханәбез әдәби әсәрләргә бай булсын өчен тырыша, бөтен күңелен биреп эшли.

Авыл халкы дус-тату, бердәм булса, миңа эшләргә күпкә җиңел, ди Илдус Хәбибуллин. Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашар, ди әнә халкыбыз мәкале.

Бердәмлектә – көч, ди дәүләтебез башлыгы. Президент сайлауларында бергә һәм бердәм булуыбызны, Россиянең көчле ил икәнлеген кабат күрсәттек. Киләчәктә дә сынатмыйк, бердәм булыйк, авырлыкларны бергә җиңеп чыгыйк!

Авылыбыз җитәкчесе Илдус Хәбибуллинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Аңа алдагы көннәрдә дә уңышлар насыйп булсын.

Үрән авылы халкы исеменнән, Наилә ХӘЛИМОВА.