Яшьләр ифтары

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге ашханәсендә ифтар мәҗлесләре көн саен узып тора. Ә үткән пәнҗешәмбе көнне биредә беренче тапкыр яшьләр ифтары оештырылган иде.

Беренче тапкыр үткәрелгән яшьләр ифтарында районның актив татар егет-кызлары, мәдәнияткә һәм иманга мәхәббәт белән берләшкән төрле һөнәр һәм эшчәнлек өлкәләре вәкилләре катнашты. Заволжье районы татар автономиясе һәм “1 нче мәхәллә” рәисе Рафаэль Назмутдинов телебез, мәдәниятебез һәм динебез үсешенә үз өлешләрен кертергә омтылучы өметле яшьләрне Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Безнең үзәктә дин нигезләре һәм татар теле өйрәнелә, медицина кабинетыбыз һәм никах уку, балага исем кушу йолаларын башкару өчен махсус бүлмәбез бар, диде Рафаэль хаҗи.

Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты вәкилләре -Алмаз Хәлиуллин һәм Энҗе Шиһабетдинова да үзәк эшчәнлеге белән таныштылар.

“Җирле мөселман дини оешмасының актив гражданнары һәм мәхәллә әгъзалары инициативасы буенча төзелгән әлеге үзәк составына социаль һәм мәдәни әһәмияттәге төрле учреждениеләр керүе сокландыра, башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора”,- диде Алмаз Хәлиуллин.

Ул оешма активистларына, аерым алганда, Ульяновск өлкәсенең татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Фаезовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яшьләр ифтарында катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов, Законнар чыгару Җыелышы депутаты Александр Парфенов, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов сәламләде.

Күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесе яшьләрне берләштерү генә түгел, ә төрле буын вәкилләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту һәм мәдәни мирас алмашу символына әверелде.

И.ИНСАФОВ.