Нәүрүз – халык бәйрәме
“Губернаторский” мәдәният сараенда яз килүенә – Нәүрүзгә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.
“Традициягә кергән әлеге күркәм бәйрәм язның килүен зарыгып көтүчеләрне, табигатьнең кабат уянуына сөюнүчеләрне, кеше белән тирә-юнь мохитнең гармониясен һәм бердәмлеген сизүчеләрне бергә җыя. Безнең күпмилләтле төбәгебездә Нәүрүзне аеруча яраталар һәм хөрмәт итәләр. Чөнки ул Ульяновск җирендә яшәүче халыкларның күп гасырлык дуслыгын һәм татулыгын, барча кешеләрнең тигез һәм бергә булуын гәүдәләндерә. Президент тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында бу бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Гомер бакыеннан гаилә җәмгыятьнең нигезе булып кала, ә аның турында кайгыртучанлык күрсәтү – барыбыз өчен дә өстенлекле бурыч”,- диде Алексей Русских.
Нәүрүз бәйрәме милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту, чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү максатында өлкә Хөкүмәте тарафыннан ел саен үткәрелә. Анда милли-мәдәни автономияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, милли сәнгать коллективлары катнаша. Быел да бәйрәмдә катнашучылар сувенирлар ясау буенча остаханәләр, милли китаплар һәм аш-су күргәзмәләре белән таныштылар. Ә концерт программасына театральләштерелгән тамашалар, милли җырлар һәм биюләр кертелгән иде.