Владимир Путин: Террорчыларның милләте дә, киләчәге дә юк
Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да тыныч кешеләргә һөҗүм иткән террорчыларны үч алу һәм оныту гына көтә, аларның киләчәге юк. Бу хакта үзенең мөрәҗәгате вакытында Президент Владимир Путин әйтте.
«Террорчыларны, үтерүчеләрне, милләтләре булмаган һәм була алмаган бәндәләрне бер генә язмыш көтә – үч алу һәм оныту. Аларның киләчәге юк. Хәзерге вакытта безнең, фронттагы хәрбиләрнең һәм илнең барлык гражданнарының уртак бурычы – бер сафта бергә булу»,- диде дәүләт башлыгы.
Ул Россия халкының какшамаслыгына һәм бердәмлегенә, аның ихтыярына, тәвәккәллегенә, батырлыгына һәм көченә ышануын белдерде.
«Без җентекләп, циник рәвештә планлаштырылган теракт белән генә түгел, ә тыныч, яклаусыз кешеләрне күпләп үтерү белән очраштык. Җинаятьчеләр салкын канлы, максатчан рәвештә нәкъ менә гражданнарыбызны, балаларыбызны үтерергә, атарга дип барган. Заманында оккупацияләнгән территорияләрдә җәзалаулар кылган нацистлар кебек, алар күрсәтмә җәза, канлы куркыту акциясе оештырырга ниятләгән», - диде дәүләт башлыгы.
«Без террорчылык куркынычы нәрсә икәнен беләбез. Безнең кайгыны чын күңелдән уртаклашкан һәм уртак дошманга, халыкара террорчылыкка, аның барлык күренешләренә каршы көрәштә көчләрне берләштерергә әзер булган барлык дәүләтләр белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез», - диде Президент.
«Беркем дә безнең күпмилләтле җәмгыятебезгә агулы паника һәм ызгыш-талаш орлыклары чәчә алмаячак. Россия күп тапкырлар авыр, кайвакыт түзә алмаслык сынаулар аша үтте, әмма алар аны тагын да көчлерәк кенә итте. Хәзер дә шулай булачак», - дип йомгаклады Путин.
Ул «Крокус»тагы терактны башкарган дүрт кешенең дә табылуын һәм тоткарлануын ассызыклады. Хәзерге вакытта барлыгы 11 кеше тоткарланган.