Өлкә ифтарына әзерләнәбез

Барчабыз да сагынып, зарыгып көткән изге Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Аллаһы Раббыбызның ярдәме белән быел да Ульяновск өлкәсенең иң зур спорт комплексында – “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда өлкә ифтарына җыелачакбыз. Өлкә Губернаторы Алексей Русских рөхсәтен һәм министрларга тиешле күрсәтмәләрен бирде инде. Өлкә ифтары көнне меңләгән мөселман кардәшебез - мөхтәрәм хәзрәтләребез, хөрмәтле бабайларыбыз һәм әбиләребез, бала-оныкларыбыз, хәләл җефетләребез белән бер сафка басып намаз укырбыз. Аннары гаиләсе яки якыннары, акчасы яки саулыгы булмау сәбәпле өендә ифтар кыла алмаучылар белән бергә утырып авыз ачарбыз. Ел саен зурлап уздырыла торган өлкә ифтары өлкәннәргә шатлык китерә. Идел елгасы буйларында меңьеллык тарихы булган Ислам дине яшьләребездә горурлык хисе уята. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда кылган игелекле гамәлләр өчен әҗер-савапларны меңләтә арттырып бирә. Ә хәйриячелек белән шөгыльләнүебез һәм изге гамәлләр кылуыбыз, мохтаҗларны сәдакалар белән шатландыруыбыз Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү мөмкинлеген күпкә арттыра. Ульяновск өлкәсендә Зур ифтарга әзерләнү эшләре күптән башланды инде. Алексей Русских кушуы буенча оештыру комитеты утырышы узды, министрлыклар белән район хакимиятләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде. Эшмәкәрләребез изге Мәккәдән авыз ачу өчен җитәрлек “Зәм-Зәм” суын алып кайттылар. Өлкә ифтарында барлыгы 5000 кеше катнашуы көтелә. Өлкә ифтарын быел да өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте “Сембер” бизнес-клубы ярдәмендә оештыра. Быелның 14 мартында узачак өлкә ифтарын оештыруга һәркем үз өлешен кертә ала. Сәдака акчасын түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин: УООО татарских бизнесменов «Сембер», ИНН 7325041330, КПП 732501001, номер счета 40703810669000001096, БИК 047308602, корр. счет 30101810000000000602, наименование банка: Ульяновское отделение №8588 ПАО Сбербанк. Юридический адрес: 432001, г. Ульяновск, ул. К.Маркса, 41. Президент бизнес-клуба Алиакберова Эльмира Рамилевна, semberbk@gmail.com, +79053497534. Аллаһы Тәгалә изге эшләребез һәм гамәлләребезне кабуллардан кылсын! Өлкә ифтарын оештыру комитеты.