Зифа Кадырова - Ульяновскида

Хөрмәтле әдәбият сөюче дусларыбыз! 27 февраль көнне сезне Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче танылган язучы, популяр китаплар авторы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсенә чакырабыз. Анда яраткан язучы белән якыннан аралашу hәм аның китапларын сатып алу мөмкинлеге булачак.

Очрашу Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә (Верхнеполевая урамы, 15А) узачак. Башлана - 13 сәгатьтә.
Белешмәләр өчен телефон: 42-09-61, 8-964-855-93-56.