Илдар һәм Әлфия Шайхаттаровлар: Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, иманлы бала-оныкларыбыз

Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче бәхетле пар - Илдар Харис улы белән Әлфия Заһит кызы Шайхаттаровлар менә кырык елдан артык инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Алар милли һәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәп, шәригать кануннары кушканча яши. Әби-бабалары белән әти-әниләре васыять иткән әлеге рухи байлыкны хәзер татар җанлы балалары белән оныкларына тапшырып калдырырга тырышалар.

Илдар Харис улы белән Әлфия Заһит кызы күрше Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туып үскәннәр. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, егет – Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә, ә кыз Буа медицина училищесының фельдшерлар әзерләүче бүлегенә укырга керә. Укып бетергәннән соң, Илдарны армиягә алалар, Әлфия исә Шәйморза хастаханәсенә практика үтәргә китә. Шушы авылдан җәяү кайтып йөргәндә Аллаһы Тәгаләдән миңа аракы эчми, тәмәке тартмый, көнләшми, малны җитәрлек итеп таба белә торган ир насыйп итүен догалар кылып сорый идем, ышанасызмы, әллә юкмы, теләгем кабул булды бит, Раббыбыз нәкъ менә шундый егетне каршыма китереп бастырды, ди Әлфия апа, бәхетле елмаеп.

Германиядә армия хезмәтен яңа гына үтәп кайткан Илдар кич белән клубка төшә. Ул иптәш кызлары белән бергә утырган ак кофталы Әлфиягә беренче күрүдә үк гашыйк була. Бию кичәсе беткәннән соң, чибәр кызны өенә, капка төбенә кадәр озатып куя. Этебез Сарбайның Илдарны йөгереп килеп каршы алуына һәм шунда ук үз итүенә гаҗәпләнүем бүгенгедәй хәтеремдә, ди Әлфия апа. Саф мәхәббәт утында дөрләп янган ике яшь йөрәк ике ел дәвамында егет белән кыз булып йөриләр, бер-берсен төрлечә сыныйлар. Шулай бервакыт “Запорожец” белән Буадан кайткан чакта күршебез Сабир абый, әгәр Заһит кызына өйләнсәң, бер дә үкенмәссең, әти-әниеңә менә дигән килен булыр, дип әйтеп куйды, ә Әлфия аның янәшәсендә утырган иде, дип сүзгә кушылды Илдар абый. Егет бу хакта әнисенә кайтып сөйли, өйләнергә җыенуы турында әйтә. Улының сөйгән яры Әлфия гомерлек ахирәтенең кызы булып чыга. Ана кеше моңа, әлбәттә инде, чиксез сөенә.

Никах укытып, туйлар үткәргәннән соң, яшь гаилә бәхет эзләп шәһәргә чыгып китә. Туганнары Радия апа белән җизнәләре үзләре янына сыендырып, тимер юлга эшкә урнашырга булышалар. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган өчен апа белән җизнигә рәхмәтебез әйтеп бетергегез, ди Әлфия апа. Ә инде мәхәббәт җимешләре – беренче балалары тугач, беркүпме вакыт квартира снимать итеп торалар. Күпне күрдек, күпне кичердек, әмма язмыш сынауларына бирешмәдек, бер-беребезгә ышандык һәм таяндык, ди кунакчыл хуҗабикә.

1983 елдан бирле алар шәһәребезнең Новосельдинский бистәсендә гомер кичерәләр. Бөтен уңайлыклары булган ике катлы таш йорт салып кергәннәр. Мунчалары, гаражлары, өч сутый җир участоклары бар. Шул йортыбызны салып кергәнче кадак кагарга да, кирпеч тезәргә дә, җир казырга да – бөтен нәрсәгә өйрәнергә туры килде, ди алтын куллы гаилә башлыгы. Өстәвенә, ул оста гармунчы да икән әле. Бала-оныклары, туганнары белән табын артына җыелгач, тальян гармунын кулына ала да, халкыбызның моңлы көйләрен суздырып җибәрә.

Хәзер инде куе томаннар артында калган яшьлек елларында агроном һөнәрен үзләштергән Илдар абыйга авыл хуҗалыгы тармагында бер генә көн дә эшләргә туры килми. Башта тимер юлда слесарь һәм путеец хезмәтен башкара. Аннары эретеп ябыштыручы кәсебенә алына. Ульяновскиның “Президентский” күперен, мостостроительләр поселогын төзүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Шулай ук вахта белән Сочига йөреп, Олимпиада уеннары объектларын торгыза. Югары квалификацияле эретеп ябыштыручы буларак барлыгы тугыз (!) күпер төзүдә катнаша.

“Вахта белән йөргәндә йортны карау, балаларны тәрбияләп үстерү мәшәкатьләре тулысынча тырыш, уңган һәм булдыклы Әлфиям җилкәсенә төште. Ул беркайчан да авырсынмады, зарланмады, ниндидер таләпләр куймады, шуңа да аңа чиксез рәхмәтлемен. Ә көнләшү дигән нәрсә бездә бөтенләй юк ул. Бары тик авыру, психикасы какшаган кеше генә көнләшәдер дип уйлыйм. Без гомер буе бер-беребезгә ышанып, таянып яшибез”,- ди Илдар абый.

Ә мәктәп елларында әдәбият дәресләрендә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укып, табиб һөнәренә, чын мәгънәсендә, гашыйк булган Әлфия апа гомере буе медик профессиясенә тугрылык саклап яши. Башта ул тимер юл хастаханәсенең хирургия, травматология бүлекләрендә шәфкать туташы булып эшли. Аннары автозавод поликлиникасына медсестра булып күчә. Озак еллар дәвамында шушы поликлиниканың терапевт, профосмотр һәм теш кабинетларында хезмәт куя. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, кешелекле Әлфия Заһит кызын хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итәләр, олылыйлар. Ул ниндидер ярдәм яки үтенеч белән килгән кешене беркайчан да кире борып чыгармый, һәркайсына булышу җаен таба.

Ә авырлыклар килгәндә Әлфия апа бала вакытында әбисеннән өйрәнгән догаларны кабатлый һәм ничек булса да дини белем алырга хыяллана. 40 яшендә ул үзенең хезмәттәшләре белән бергә Вырыпаевка мәчете каршындагы мәдрәсә бусагасын атлап керә һәм дүрт ел буе атна саен ял көннәрендә шушы дини уку йортына йөреп, Коръән укырга, шәригать кануннарын өйрәнә. Аннары аңа берүк вакытта Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсендә гыйлем серләрен үзләштерергә насыйп итә. Барча шәкертләргә дә төпле белем биргән өчен үзебезнең “Биләр” мөгаллимнәренә - Ильяс хәзрәт, Марат хәзрәт, Равил хәзрәт белән Фәнис хәзрәткә бүген дә рәхмәтләр укый. 2019 елда Шайхаттаровлар барча мөселманнар өчен дә изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә булып кайталар. Безне хаҗга Рөстәм хәзрәт Сафин әзерләп җибәрде, мәчеткә аның дәресләренә бик теләп йөри идек, ди Әлфия хаҗия, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

Милләт җанлы Шайхаттаровлар менә дистә елга якын инде шәһәребезнең татар-мөселман тормышында актив катнашалар. Башта алар үзләренең Новосельдинский бистәсендә мөселман мәхәлләсе булдырып, дини укуларны җайга сала. Җитмеш квадрат метрлы бүлмәдә балаларны, яшьләрне һәм әбиләрне дүрт ел буе укыттым, аннары Дачный бистәсендә элеккеге балалар бакчасы бинасын безгә – мөселманнарга бирделәр, анда да дин дәресләре алып бардым, ди Әлфия хаҗия. Ә Илдар Харис улы мәхәллә оештырып, мәчет салдыру хәстәрен күреп йөри. Мәхәлләбезне юстиция идарәсендә теркәттек, имамыбызны билгеләдек, бу эшләрне башкарырга өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин бик нык ярдәм итте, киләчәктә мәчетебез дә булыр әле, ди ул. Ә Әлфия апа хәзерге вакытта Засвияжье районының Московское шоссе урамында урнашкан Ислам мәдәният үзәгендә шәкертләр укыта.

Мәхәлләдә дини йолаларны җиренә җиткереп үтәү, гыйлем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, моның өчен Хасиятулла хәзрәт белән Шәфикъ абыйга зур рәхмәт, ди мөгаллимә.

Шайхаттаровлар иманлы, бәрәкәтле тормыш белән матур гына яшәп, ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Эльвира белән Роза шәһәребезнең 27 нче урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, Ульяновск дәүләт университетында югары белем алганнар. Хәзерге вакытта Эльвира Илдар кызы Засвияжье район хакимиятендә пригород зонасы буенча бүлек җитәкчесе булып эшли. Ә Роза Илдар кызы шәһәребезнең балалар психоневрология хастаханәсендә делопроизводитель вазыйфаларын башкара. Тәртипле, иманлы гаиләдә милли һәм дини тәрбия алып үскән кызлар татар егетләренә кияүгә чыкканнар.

Эльвираның тормыш иптәше Ринат – Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чокалы авылыннан. Безгә танышырга килгәч, әтием Ринаттан бер машина каен утыны ярдырган иде, булачак киявен менә шулай авыр эш белән сынап карарга булды, ди Эльвира. Әлеге татар-мөселман гаиләсендә өч бала үсә. Олы уллары Айнур – 9 класс укучысы. Ә кызлары Сафина 3 класста белем ала. Сәләтле, тырыш кыз Ислам мәдәният үзәге каршында эшләп килүче татар теле түгәрәгенә һәм “Булгар” балалар ансамбле репетицияләренә йөрергә дә өлгерә. Ә төпчекләре Рәсимгә 2,5 яшь кенә әле.

Роза үзенең тормыш иптәше – Татарстанның Нурлат районында туып үскән Линар белән ун-унбиш ел элек шәһәребездә бик тә актив эшләп килгән татар яшьләре оешмасында танышкан. Без бергәләп Казанга Татар яшьләре көннәренә йөри идек, теплоходта йөздек, төрле чаралар оештырдык һәм шунда якыннан танышып, бер-беребезгә гашыйк булдык, ди саф татарча сөйләшүче Линар. Бәхетле пар күпләргә үрнәк булырлык яшәп алма кебек ике бала үстерәләр. Кызлары Камилә – 4 класс укучысы, уллары Кәрим – 6 яшендә.

Татар җанлы Шайхаттаровлар гаиләсенең үз традицияләре бар. Алар ял һәм бәйрәм көннәрендә зур табын артына бергә җыелып, татар халык ашлары белән сыйланалар. Шулай ук барлык туганнарын чакырып корбан мәҗлесләрен һәм ифтар ашларын ел саен уздыралар. Әлһәмдүлилләһи шөкер, ике як кардәшләребез белән дә аралашып, ярдәмләшеп, аңлашып яшибез, ди Әлфия хаҗия. Коръән мәҗлесләрендә әлеге гаиләнең чишмә башында торучы әтиләре һәм бабалары Харис аганың урыны һәрвакыт түрдә. Күпне күргән, күпне кичергән шигъри җанлы аксакал балаларына, балдан татлы оныкларына һәм нәсел дәвамчылары – догачылары булган оныкчыкларына төпле киңәшләрен бирә. Аллаһы Тәгалә сугыш афәтләреннән, ачлык-ялангачлыктан сакласын, ил-көннәребез тыныч, имин булсын, ди йөзендә иман нуры балкыган Харис ага Шайхаттаров.

“Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, иманлы бала-оныкларыбыз. Алар татар булулары белән горурланып яшиләр, динебезгә тартылалар, йолаларыбыз белән кызыксыналар. Дәвамнарыбызның сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына да чиксез сөенәбез. Бәхет өчен шул да җитә! Аллаһы Тәгалә үзебездән соң динле дәвамчылар, догачылар калдырырга насыйп итсен”,- ди Илдар һәм Әлфия Шайхаттаровлар.

Исхак ХӘЛИМОВ.