65 ел бергә – гомергә!

Павловка районында гомер кичерүче Якуб һәм Вәсилә Бикбаевлар менә 65 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бәхетле пар шушы көннәрдә Тимер туйларын билгеләп үтә.

65 ел элек бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз никах укытканнан соң, авыл Советына барып язылыша һәм беренче тапкыр бер-берсен ир белән хатын дип атый. Алты дистә ел эчендә гаилә тормышында шатлыклы көннәр дә, борчулы мизгелләр дә булды, ди алар. Язмыш сынауларын сабырлык күрсәтеп, бер-берсенә таянып, җиңел генә җиңеп чыгулары турында сөенеп сөйлиләр.

Якуб Хәсән улы һәм Вәсилә Сөләйман кызы дус-тату яшәп, биш балаларын – кызлары Гөлфия, Гөлсинә, Хәния белән уллары Солтан һәм Сәитне чын кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ун оныклары белән тугыз оныкчыкларының бәхетле тормышларына шатланып яшиләр.

“Бикбаевлар – дус-тату, олы хөрмәткә лаек гаилә. Алар тугрылык, намуслылык һәм хезмәтне ярату үрнәге күрсәтәләр. Сугыш елларындагы ачлык һәм ялангачлыкны, сугыштан соңгы чордагы михнәт һәм газапны үз җилкәләрендә җитәрлек татысалар да, кешелекле, игелекле, ярдәмчел, тормышны яратучы булып калганнар. Әлеге буын вәкилләре киләчәккә өмет белән карый, ышанычларын беркайчан да югалтмыйлар”,- ди район хакимияте башлыгы Анна Мочалова.

Бикбаевларны районның мәдәният үсеше үзәгендә Гаилә елына старт бирүгә багышланган тантанада хөрмәтләделәр. Гаилә башлыгы Якуб Хәсән улына Ульяновск өлкәсенең ЗАГС агентлыгы җитәкчесе Жанна Назарова исеменнән котлау адресы тапшырылды.