Үрнәк хатын-кыз һәм ана

Губернатор Алексей Русских Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына старт бирүгә багышланган тантанада үрнәк гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә танылган милләттәшебез дә бар иде. Ульяновск районыннан Гөлфирә Алиякберова – шуларның берсе.

Гөлфирә Мансур кызы Алиякберова һөнәре буенча педагог. Ул Ульяновск районы Елшанка авылы мәктәбендә психология укытучысы һәм татар теле түгәрәге җитәкчесе булып эшли. Яшь буында ана теленә, халкыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына мәхәббәт тәрбияли. Тынгысыз йөрәкле Гөлфирә ханым озак еллар дәвамында җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә. Ул – Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, Ульяновск районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы. Өч ир бала анасы да әле. Бүген уртанчы улы СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

“Кече яшьтән үк патриотик рухта тәрбияләнеп үскән улыбыз махсус хәрби операциягә бик теләп китте. Без – ир-егетләр, Туган илебезне, Россияне дошманнан сакларга һәм якларга тиеш, диде ул. СВО укронацистларны тар-мар итү, Җиңү белән тәмамланып, газиз балаларыбыз – батыр улларыбыз тизрәк яныбызга кайтсыннар иде, бөтен теләгебез менә шул”,- ди Гөлфирә Мансур кызы.

Хәзерге вакытта Гөлфирә ханым Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Солдатка хат” патриотик акциясен безнең Ульяновск өлкәсендә дә оештыру эшләре белән мәшгуль.