Бабам кабере янында
(Башы 2 февраль санында).
Госпитальдән чыкканнан соң, татарча язылган иң соңгы хатында ул урманда уздырган салкын төннәрнең берсендә аяк бармакларын өшетүе, дәвалану өчен госпитальгә җибәрелүе, анда озак ятмавы турында яза, тиздән яңа һөҗүм башланырга тиешлеге һәм үзенең алгы сызыкка җибәреләчәген хәбәр итә. Хатның эчтәлегеннән чыгып, бабайның аяк чукларын өшетүе 1941 елның салкыннар 30–40 градуска җиткән ноябрь–декабрендә булгандыр дип фаразларга мөмкин. Сугыш вакытында, аеруча 1941–1942 елларда, аяк-кул өшетүләр ешайган. Бабай белән булган хәлне пехотачыларның кышкы өс һәм аяк киемнәренә, киез итеккә күчәргә өлгермәве, ә бәлки, мөмкинлекләре булмау белән дә аңлатырга була.
Шул ук хатында Исмәгыйль бабай олы улы – 14 яшьлек Әсхәткә аерым сүзләр багышлый, аның тәмәке тарта башлавына борчылып, үгет-нәсихәт бирә. Ул үзе тартмый, гаиләсенә андый яман гадәтнең керүен, әлбәттә, хупламый. Хаттагы “иске язу белән язылган” үгет сүзләре турында Әсхәт абыйның үзеннән берничә кат ишеткән булды. “Иске язу” дигәндә, ул, мөгаен, татар халкында 1929–1939 елларда гамәлдә булган латин хәрефләрен күздә тоткандыр. СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1939 елда татар язуы кирилл алфавитына нигезләнгән һәм кайбер авазларны белдерүче берничә хәреф өстәлгән яңа графикага күчерелә.
Хатның эчтәлегеннән чыгып, Исмәгыйль Искаков 1941 елның ноябрь–декабрь суыкларында Ленинград, Волхов фронтлары составында сугышкандыр дип уйларга мөмкин. Беренче сугышчан чирканчык алуы, ихтимал, 1941 елның октябренә туры килә, ә бәлки, иртәрәк булгандыр дип уйларга нигез бар. 1941–1942 еллар кышындагы 30–40 градуслы суыклар турында сүз алып барганда, шунысын аерып әйтик: телгә “себер салкыннары” дип кергән бу суыктан дошман солдатлары гына түгел, совет хәрби хезмәткәрләре дә газап чиккән. Пехотадагы кызылармиячеләрдән аермалы буларак, немец хәрбиләренең күпчелеге Ленинград өлкәсендәге торак пунктларда, мич ягып җылытыла торган авыл өйләрендә, яки башка төр җылытылулы торакларда, иң мөһиме, җылыда яши. Дошманның сугышчан позицияләре, гадәттә, яхшылап ныгытылган була, алар блиндажлар һәм җылыну корылмалары белән төзелә. 1941–1942 елларның ноябрь-февраль айларында, алдан әзерләнмәгән, кыска вакытка дип уйланылган чикләрдә дислокацияләнгән Ленинград һәм Волхов фронтлары сугышчылары арасында өшү очракларының дошман ягы белән чагыштырганда күп булуы сер түгел. Моңа, бер яктан, күпчелек командирларның әлеге мәсьәләгә җитди карамавы, берничә көн өчен землянка казыту, яисә җылыну пункты корып торуның кирәге юк, чөнки алда контрһөҗүм көтә, анда инде дошманның барысына да җайланган окопларына ия булачакбыз, дигән карашы сәбәп булса, икенче бер очракларда вакытлы дислокация урынын дошманга белдертмәү максатыннан землянка, блиндаж һәм җылыну корылмалары төзүнең катгый тыелуын күрсәтү кирәк. Һавада – люфтваффе самолётлары, җирдә – немец туплары һәм миномётлары өстенлек иткәнлектән, шулай ук совет гаскәрләренең җыелу пунктлары һәм хәрәкәт юнәлешләре дошманның даими күзәтүе астында булганлыктан, зәмһәрир суыкларда да сугышчыларга учак ягып җылыну тыела. Учакның уты да, төтене дә менә дигән ориентир бит! Болар һәммәсе пехотаның хәлен тагын да катлауландыра. Ленинград һәм Волхов фронтлары участокларында урнашкан совет подразделениеләре аяк-куллары өшеп, яки салкын тидереп сафтан чыккан сугышчылар хисабына шәхси составының байтагын югалта.
Әлбәттә, шәхси составны саклауда күп нәрсә 1941–1942 елларда Ленинград һәм Волхов фронтлары башында торган һәм кызылармиячеләрне өшүдән һәм салкын белән бәйле авырулардан саклау өчен барлык чараларны күрергә тиешле командование вәкилләреннән дә тора. Әмма барлык командирлар да бу мәсьәләне тиешле игътибарга алмыйлар һәм үзләренә тапшырылган частьләрдә шәхси составны һәрьяклап саклауның мөһимлеген тулысынча аңлаудан ерак торалар. Хәтта еш кына аңа бик җиңел карыйлар. Мисалга 2 нче удар армия командармы, генерал-лейтенант Г.Г.Соколовның үз армиясе сугышчыларына аталган махсус приказын (№14, 1941 ел, 19 ноябрь) китерергә мөмкин: «Суыктан курыкмаска, Рязань хатыннары булып киенмәскә, егет булып калырга һәм салкынга бирешмәскә. Колак һәм кулларны кар белән ышкырга!» Совет хәрби башлыкларының һәм аларга буйсынулы командирларның шартлап торган салкыннарда уңышлы хәрби хәрәкәтләр алып барырга сәләтсезлеге Кече һәм Зур Замошье авыллары өчен барган сугышларда катнашкан артиллерист А.С.Добров истәлекләрендә түбәндәгечә чагылыш таба: «Ярты ел буе сугышу тәҗрибәсе мине шуңа инандырды: сугышта кешеләрне кызганырга ярамый, аларны сакларга кирәк. Бу очракта кызгану – 2–3 көннән барыбер әлеге урынны калдырып алга китәчәкбез, ничек тә түзәрбез, дип землянка казытмау. Нәтиҗәсе: төн чыкканчы, әгәр өшеп үлмәсәк, тәмам бетәшеп, сугышырга яраксыз хәлгә киләчәкбез. Сугышчыны саклау – землянка казу, 3–4 сәгать булса да йоклап алу, ял итү, сугышырлык көч туплау дигән сүз. Моннан тыш, бомбага тотулары һәм артиллерия һөҗүме булырга мөмкин. Ялан кырда югалтулар һәрвакыт зуррак булачак, ә җир-ана куенында безне, кем әйтмешли, ялан кул белән эләктерә алмассың”. Кызганыч ки, командирларның барысы да бу хакыйкатьне аңлап бетерми, кайберсе, төшенкелеккә бирелеп, яисә табигатендәге ялкаулыкка каршы тора алмыйча, 1941 елның ноябрь–декабрь, 1942 елның гыйнвар–февраль салкыннарында үзләренә ышанып тапшырылган подразделениенең шәхси составын сугышчан көч буларак саклый алмый.
Исмәгыйль Искаковның хәрби тормышы, сугышчан юлының соңгы атналары турындагы беркадәр мәгълүматны без гаиләсенә 1942 елның февраль–мартларында тапшырылган үлем хәбәре белешмәсе (халыкта – “похоронка”, “кара кәгазь”) аша ачыклый алабыз. Анда рядовой Искаков Исмәгыйль Искак улының «Социалистик Ватан өчен, батырлык һәм каһарманлык, хәрби антына тугрылык күрсәтеп, 1942 елның 2 февралендә сугыш кырында һәлак булуы» турында хәбәр ителә. Һәлак булу датасына һәм урынына караганда, бабабызны Ленинградны блокададан чыгару өчен барган сугышларда һәлак булган дип уйларга тулы нигез бар. Нәкъ шул вакытта башында Сталин торган җитәкчелек, 1941 елның декабрендә немец-фашист гаскәрләрен Мәскәү янында тар-мар итү белән рухланып, Ленинградны камаган дошман боҗрасын өзәргә карар итә. Нәкъ менә 1942 елгы Любань һөҗүм операциясе барышында, Волхов елгасының сулъяк ярында Мясной Бор авылы янында канкойгыч сугышлар башланып китә. Исмәгыйль Искаков та сугышкан 305 нче дивизиягә 1942 елның 27 гыйнварында дошман оборонасының мөһим сызыгын тәшкил иткән Кече һәм Зур Замошье, Осия һәм Долгово торак пунктларын азат итәргә приказ бирелә. Алардан ерак түгел Новгород – Батецкая – Ленинград тимер юлы уза. Дошманны Замошье янында тар-мар итү безнең гаскәрләр бәреп чыгарга тиешле тар ачыклык – “муентык”ның куркынычсызлыгын арттырырга тиеш була, чөнки Мясной Бордан Керестька илтүче, 2 нче удар армиянең тәэминат юлы Кече Замошьедан 2 км төньяктарак, 10 кмга сузылган Зур Замошье сазлыгы кырыеннан уза. Ләкин муентыкның үтә тар булуы дошманга Новгородка һөҗүм итүче безнең гаскәрләргә флангтан каршылык күрсәтү мөмкинлеге ача. Шул сәбәпле, совет хәрби җитәкчелеге Кече һәм Зур Замошье торак пунктларын кулга төшерүне иң мөһим бурыч итеп куя. Әмма Крутик–Копцы авыллары тирәсендәге бәрелешләр 305 нче дивизиягә әлеге операцияне тормышка ашырга мөмкинлек бирми тора. Бары тик 1942 елның гыйнвар ахыры – февраль башында гына 305 нче укчы дивизиянең кайбер подразделениеләре, урман аша чыгып, Кече Замошье авылын уңнан һәм сулдан камап, анда дошманның 200гә якын солдат һәм офицерын чолганышка алалар. Шуннан соң һөҗүмне Зур Замошье юнәлешендә дәвам итәләр. Авылга 500 метрлар калганда, ачык урында, җәяүле гаскәр дошманның көчле артиллерия, миномет һәм пулемёт-автомат утына эләгеп, һөҗүмне туктатырга мәҗбүр була. Пехота оборонага күчә. Караңгы төшкәч, исәннәрне, күпсанлы яралылар һәм һәлак булганнарны да алып, элекке позициягә күчерәләр. Бу торак пунктлар өчен бәрелешләр февраль ае буена дәвам итә. Дивизиянең шәхси составындагы югалтулар гаять зур була. 1942 елның 22 февраленә 305 нче укчы дивизиядә, артиллеристларны исәпләмәгәндә, нибары 437 кеше – 346 укчы һәм 91 автоматчы кала.
Ихтимал, минем бабам Исмәгыйль Искак улы Искаков Кече һәм Зур Замошье авыллары өчен барган шул бәрелешләрнең берсендә һәлак булгандыр һәм Кече Замошье авылы читендәге туганнар каберлегенә җирләнгәндер. Шушы авылда яшәүче Людмила Николаевна, әлеге вакыйгаларның шаһиты, үз күзләре белән күргәннәрне безгә дә бәян итте. Әнисенең тыюына да карамастан, балачак кызыксынуын тыя алмыйча, качып кына авыл читендә казылган туганнар каберлеге янына ул берничә тапкыр килгән, кабергә төшерелгән ярымялангач, снарядлар һәм миналар белән теткәләнгән, канлы-пычрак бинтларга чорналган гәүдәләрне үз күзләре белән күргән. Психикасы утырып җитмәгән 11 яшьлек бала өчен генә түгел, бу сугышчылар белән кичә генә бер сафта булган, бер сынык икмәкне бүлешкән, бергә күп авырлык күргән-кичергән, инде хәзер менә җәсәдләрен туфрак белән ябарга тиешле гаскәриләргә дә бик авыр булган күренешне өлкән ханым безнең күңелләргә дә күчерде.
Людмила Николаевна аңа кадәр булган хәлләрне дә бәян итте. Немецлар авылда беренче тапкыр 1941 елның 16 августында пәйда булалар. Мотоциклларга утырып киләләр, бераздан көлешә-көлешә китеп юк булалар. Авылның күп кенә кешесе алар килгәнче урманга качарга өлгерә, дошманнар кире киткәннән соң, әйләнеп кайта. Күп тә үтми, Кече Замошьеда дошман гарнизоны урнаша. Аның сүзләре буенча, бу вакытта авыл 64 хуҗалыктан тора. Сугыш башлану белән гаскәргә каралу яшендәге күп ир-атлар мобилизациягә эләгә, шул исәптән Людмила Николаевнаның әтисе дә. Ул 1939–1940 еллардагы совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, 1944 елда Латвиядә һәлак була. ВКП(б)ның Новгород район комитеты секретаре П.И.Соколов имзасы белән 1942 елның 7 июнендә Партизаннар хәрәкәтенең Ленинград штабы вәкаләтле вәкиле А.А.Гузеевка юлланган белешмәдә (докладной язмада) Кече Замошье авылының немец-фашист илбасарлары тарафыннан тулысынча диярлек яндырылуы турында әйтелә. 1944 елның 9 февралендә авылны совет гаскәрләре азат итә. Ә Людмила Николаевнаның әнисен, оккупация кичергән гаилә башы буларак, биш баласы белән Новосибирск өлкәсенә озаталар. Дөрес, алар билгеләнгән урынга барып җитмиләр, 1949 елда әйләнеп кайтып, йортларын һәм хуҗалыкны яшәрлек хәлгә китерүгә ирешәләр. Күпне күргән-кичергән ханымның сөйләгәннәреннән без тагын шуны да белдек: 1970–1980 елларда, Бөек Ватан сугышы белән бәйле дата-вакыйгаларга багышланган юбилей-бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә җирле партия-совет хакимияте хезмәткәрләре туганнар каберлегенә игътибар бирә, аны рәткә китерү чаралары күрә башлыйлар. Соңгы берничә дистә елда бу мәсьәләдә үзгә, формаль булмаган активлык күзәтелә икән: туганнар каберлеген ел саен чистартып, тәртипләп тору гадәткә кергән. Аның мемориаль истәлек итеп төзекләндерелүе дә шул елларда булган.
2023 елның 9 августы. Казаннан Кече Замошье авылына кадәр җиңел машинада 1,5 мең км дан артык юл узып, мин, ниһаять, бабам кабере каршына килеп бастым, аның җәсәде тынычлык тапкан туфракка баш идем... Туганнар каберлеге мемориалының тышкы рәвеше-эшләнеше, карап-тәртипләп тотылуы сокландырды да, сөендерде дә. Челтәрләп эшләнгән биек булмаган тимер койма эчендәге көмешсыман металлдан коелган 48 стелага хәрби дәрәҗәсе, туган елы һәм һәлак булган датасы күрсәтелеп, 659 сугышчының фамилиясе һәм исеме төшерелгән. Стела итәгендә – чәчәкләрдән үрелгән такыялар. Туганнар каберлегенең ян-якларында, солдатлар кебек, яшь чыршылар тезелгән. Мемориаль стелалар каршына «Новгород җиренең азатлыгы өчен һәлак булган батырларны мәңге онытмабыз» дип язылган мәрмәр плитә урнаштырылган. Ерак түгел агач православие хачы бар, эскәмияләр ясап куелган. Металл стелалар артында аларның элегрәк, 1970 елларда таштан ясалган үрнәкләре дә сакланган. Туганнар каберлегенә килү юлы караулы, машиналар кую өчен кечерәк мәйданчыгы да бар. Каберлек территориясе мемориал истәлек буларак та, төзекләндерелү-тәртиптә тотылу буенча да һәлак булган туганнары һәм якыннарының каберен зиярәт итәргә килүчеләрнең һәркайсында уңай тәэсирләр генә калдырырлык, минемчә. Стелалар итәгендәге такыяларга караганда, мемориал 9 май саен Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларга баш ию һәм ядкарьләрен хөрмәтләп белдереп чәчәкләр салу урынына әверелгән.
Туганнар каберлегендә төрле милләттән булган, төрле диндәге, күпчелеге, минем бабам кебек, Кече һәм Зур Замошье, Осия авыллары өчен барган каты сугышларда катнашып, 1942 елда һәлак булган солдат һәм офицер ята. 52 нче һәм 59 нчы укчы армиянең, 2 нче удар армиянең 1942 елгы Любань һөҗүм операциясе барышында һәлак булган, шулай ук 1942 елның февраль–июнь айлары арасында әлеге авылларны азат иткәндә, аннары батырларча саклаганда соңгы сулышларын алган 305 нче укчы дивизия солдатлары һәм офицерларының да биредә җирләнгән. Стелаларда күрсәтелгән даталарга караганда, сугышчыларның күпчелеге гыйнвар-февральдә һәлак булган; 80%тан артыгы 1890–1910 елларда туган рядовой составка карый. Мемориалдагы исемлекләрдә һәлак булу вакытлары 1943 һәм 1944 еллар дип күрсәтелгән сугышчылар да бар. Аларның әлеге туганнар каберлегенә кайчан һәм кем тарафыннан җирләнүе анык түгел. Кече Замошье авылының немец-фашист гаскәрләреннән икенче тапкыр 1944 елның 9 февралендә генә азат ителүе билгеле.
Туганнар каберлегенең паспортында «билгесез җирләнгәннәр – 0» дип күрсәтелсә дә, анда авыл янында һәлак булган билгесез солдатлар да булмавы шик тудыра, чөнки бу урыннар 1942 елның кышы һәм җәендә, бигрәк тә камалышта калган 2 нче удар армияне коткару омтылышлары ясалган чорда, совет гаскәрләренең оборона төенен тәшкил итә. 1942 елның июнь-июлендә, дошман чолганышыннан чыгу өчен барган сугышлар барышында, нибары берничә көн эчендә биредә 2 нче удар армия һәм аңа ярдәмгә килгән 52 нче, 59 нчы армияләрнең 10 меңнән артык сугышчысы һәлак була. Кече Замошье авылыннан ерак түгел аларның штабы һәм госпиталь урнашкан була. Бүгенге көн эзтабарлары алып барган казу эшләре дә әлеге шикне ныгыта. 2005 елның апрель-маенда гына да, мәсәлән, Кече Замошье авылы янында алып барылган казу эшләре барышында «Долина» экспедициясе эзтабарлары 100дән артык совет сугышчысының җәсәден табалар һәм Новгород районы территориясендә барган сугышлар вакытында һәлак булган 47 меңнән артык билгесез солдатның соңгы урыны булган Мясной Борга күчереп җирлиләр. Бу җәһәттән, бабабызның – совет солдаты Искаков Исмәгыйль Искак улының кабере билгеле, һәм ул кадердә. Моны белеп тору күңелгә рәхәтлек бирә. Тыныч йокла, Исмәгыйль бабай! Яныңа соңгы килүебез булмаса иде.
Бөек Ватан сугышында илне саклап башларын салганнарның тиңдәшсез каһарманлыгын мәңге онытмабыз!
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.