Уены-чыны бергә

Асылмалы күлмәк

Безнең кәҗәбез бар иде. Исеме - Мәстура. Бу исем гарәп теленнән кергән. Мәстүр, Мәстура - шулай булырга тиеш, шулай язылган дигән мәгънәне аңлата. Бик тә акыллы, ягымлы җан иясе иде ул. Ел саен бәтиләр китереп, аларны да, безне дә җылы сөт белән туендырып торды. Без үзебез дә аны бик яраттык, кыш чыгарга печәнне мулдан әзерләдек, суны җылытмыйча эчертмәдек.

Шулай бервакыт Мәстурабызга ипи кисәкләре изгән җылы су эчерткәндә, үзе белән әңгәмә кордым. Сөт сандыгың бик зур, ничек шулай оялмыйча бөтен дөньяга күрсәтеп йөри торгансыңдыр инде, дим. Безнең кызлар сөт сандыкларына матур-матур күлмәкләр кигезәләр, җилкәләре аша күтәреп, элеп тә куялар әле, дидем. Уңай да, матур да, җылы да, ояты да юк, дип өстәдем. Синең сандыгыңа да күлмәк җайласак, аны аркаң аша элеп куйсак, уңай да, җайлы да булыр, кыш көне җылы да булачак, дигән идем, аның җавабы бер булды: “Мә-ә-ә”. Моны ничек аңларга соң, диюемә, миңа таба яны белән борылды да куйды.

Бу фикерне әнигә сөйләп бирдем. Әни бер минутка телсез калды һәм акылына килеп: “Кит моннан, оятсыз бәндә! Шул кадәр асыл кәҗәмне кеше көлкесенә калдырасыңмы? Малай тәресенең шул булыр инде, табигый хәл, бернинди ояты юк”,- дип мине өйдән куып чыгарды. Икенче көнне әни эштә вакытта, кәҗәнең сөт сандыгын үлчәп, искергән сөлгедән күлмәкне тегү машинкасында әвәләп, аркасына элеп куйдым да, әнинең эштән кайтуын көтә башладым. Әни моны күргәч: “Карале, дөрестән дә, уңай булыр иде, ничек уйлыйсың, җан кисәген”,- дип кәҗәне сыйпап, үзе кабарга тиешле ипи кисәген аңа бирде. Кәҗәнең сүзе бер иде: “Мә-ә-ә”.

Икенче көнне иртә белән кәҗәне көтүгә озатканда бөтен авыл халкын көлдергән идек. Әмма аннары безне кабатлаучылар табылды.

 

Ике дус

Без җәй айларында йортыбызда тавыклар асрыйбыз. Аш калдыкларын, бакчадагы үләннәрне кемдер ашарга тиештер бит. Зур кызыл кикрикле, киң күкрәкле, калын матур тавышлы әтәчебез Петро гүзәл тавыкларга командир, йортка хуҗа вазыйфасын башкара.

Әтәч - акыл иясе. Телне белмәсә дә, бөтен нәрсәне аңлый, тавыкларга аңлата, аларны буйсындыра, саклый, артыннан ияртеп йөри. Сәгатьне минутына кадәр әйтеп бирә. Тавышы искиткеч матур инде, шуңа күрә без аны, йорт сандугачы, дип йөртәбез.

Һәр елны тавыкларны алмаштырып торабыз. Апрель аенда яшьләрне алабыз, үсәләр. Тууларына йөз егерме көн булды дигәндә күгәрчен йомыркасы кадәрле күкәйне кәтәләтә башлыйлар.

Шулай беркөнне Петро белән сөйләшеп утырабыз. Тавыклардан зарлана: йомырканы ясалган, әзерләнгән ояга салмыйлар, ышык урын табып, качып, тәртип бозып йөриләр, ди. Мин аның белән килешәм, әмма һәр тавык үз оясын булдырырга тырыша, чөнки аның табигате шундый, дим. Кайгырма, көзгә бөтенесен тигезләрбез, дип өстәдем. Икенче юлы сөйләшеп утырганда, кайчан яшь тавыклар күкәйне кәтәләтә башлыйлар соң, дип сорап куйдым. “Иртәгү-ү-ү-к”,- дип җавап салды әтәчем. Билгеле инде, икенче көнне ояда йомыркалар күренмәде.

- Сүзең дөрес булмады, Сэр, йомырка юк,- дигәч, әтәч:

- Бот-аа-ра-сы-ыы-нн-да-аа!- дип моңлы тавыш белән җырлап җибәрде.

Яхшы, мәйтәм, яхшы, дип үзенә йомшак ипи кисәге бирдем. Рәхмәт әйтеп, кытыр-кытыр кытырдап, тавыклары янына йөгерде. Алары кетәклектә ниндидер тавыш чыгарганнар иде...

Иркәм ХӘЙРЕТДИНОВ,

Ульяновск шәһәре.